Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада телефон терроры башланганнан бирле 15 меңләп кеше эвакуацияләнгән


Уфада телефон терроры башланганнан бирле 15 меңләп кеше эвакуацияләнгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

Башкортстанда соңгы араларда 20ләп ялган шалтырату нәтиҗәсендә сәүдә үзәкләреннән, кунакханәләрдән барлыгы 15 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Телефон террорчылары Уфадагы иң зур өч сәүдә үзәгенә бомба куелуы турында шалтыратып хәбәр иткән. Тавыш көчәйткечләр аша кисәтү яңгырау белән бар халык бинадан чыгу урыннарына агыла, шулай итеп башта бинадан чыгу урыннарында, аннан машина кую урыннарында тыгыннар барлыкка килә. Махсус хезмәтләр биналарда шартлаткыч тапмый. Мондый хәлләр Башкортстанда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә һәр шимбә, якшәмбе диярлек кабатланып тора.

XS
SM
MD
LG