Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суриков исемендәге сәнгать институтының Казан филиалы ябыла


Суриков институты бинасы
Суриков институты бинасы

Казан сынлы сәнгать мәктәбе бинасына урнашкан Суриков исемендәге институт филиалы ябыла. 3 октябрь Мәскәүдә институтның галимнәр шурасында студентларның язмышы хәл ителәчәк.

Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, Суриков институтының Казан филиалында өлкән укытучы Илнур Сираҗиев Азатлыкка филиалның ябылуы турында хәбәр итте. Филиалдагы 7 укытучы бүгенге көндә эшсез.

"Суриков институты 30 сентябрьдән Казан филиалы педагоглары белән килешүне озайтырга теләмәде. Бу хакта ялга киткәндә дә, уку башланганда да хәбәр булмаган иде. Ярты ел булса да, эшләрбез дип уйладык. Хәзер бөтен укытучылар эшсез калды. Бу көннәрдә соңгы эшләрне карап, студентларны Мәскәүгә әзерлибез. 5-6 курслар Мәскәүдә укып бетерәчәк", диде Сираҗиев.

Элегрәк Суриков институтының Казан филиалы 2019 елда ябылачак, дигәннәр иде. Ябылу өчен сәбәп тә бар. Янәсе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты бар, шул җитә. Соңгы студентлар 2013 елда кабул ителде. Илнур Сираҗиев институт ябылган очракта, шушы җирлектә яшәгән, тарихын, археологиясен, этнонимын белгән​ рәссамнар калмаячак, ә читтән чакырылган белгечләр теманы ачып сала алмаска мөмкин, дигән иде.

Институтның Казан филиалы 2008 елның язында Зураб Церетели, Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Ләкин 2014 елда филилның эшәчлеген финанслау белән проблемнар килеп туды. Әлеге вакытка кадәр филиал республика бюджетыннан финансланып килде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG