Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: 2016 елда сугышларда 8 меңнән артык бала үлгән яки яраланган


Әфган балалары качаклар лагерендә
Әфган балалары качаклар лагерендә

2016 елда кораллы бәрелешләрдә сигез меңнән артык бала үтерелгән яки яраланган. Бу хакта БМОның балаларны яклау махсус вәкиле Вирджиния Гамбия хәбәр итә.

Гамбия хәрби бәрелешләр шартларында балаларның хәле турында БМОның еллык хисабын тәкъдим итте, дип яза Deutsche Welle.

БМО хисабыннан күренгәнчә, 2016 елда Әфганстанда гына да 3500 бала үтерелгән яки яраланган. Бу 2015 ел белән чагыштырганда, 25 процентка күбрәк.

Якынча шулкадәр бала Сүриядә һәлак булган яки яраланган. Сүриядә балаларның яралануына китергән һөҗүмнәр 2015 ел белән чагышырганда ике тапкырга арткан.

БМО Йәмәндәге хөситләргә каршы коалицияне дә беренче тапкыр кара исемлеккә кертән. Аның башында Согуд Гарәбстаны тора. БМО мәгълүматларына караганда, коалиция авиаһөҗүмнәре нәтиҗәсендә Йәмәндә 700гә якын кеше һәлак булган.

Согуд Гарәбстаныннан тыш әлеге исемлеккә Әфганстан, Гыйрак, Йәмән, Конго, Мали, Мьянма, Сүрия, Судан һәм Үзәк Африка республикасы оешмалары кергән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG