Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сиднейда татарлар очрашуы узды

Австралиянең Сидней шәһәрендә соңгы берничә елда әлеге шәһәргә килеп урнашкан татарларның очрашуы узды. Араларында Казаннан берничә урыс гаиләсе дә бар иде.

7 октябрь көнне Австралиянең Сидней шәһәрендә татарларның очрашуы узды. Аделаида татар җәмгыятеннән әлеге чарада катнашкан Диляра Вәлиева Азатлыкка әйтүенчә, чарага Татарстанның Казан, Чаллы шәһәрләре, Пенза, Үзбәкстаннан Сиднейга килеп урнашкан татарлар катнашкан. Барлыгы 50ләп кеше килгән. Әлеге чара кысаларында беренче тапкыр кечкенә генә Сабантуй оештырылган. Бәйрәмгә дип чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый, ит белән бәрәңге әзерләнгән. Милли ашларны Шәмәрдән бистәсеннән Чулпан Байгузина пешергән.

Сиднейдагы татарлар очрашуын тумышы белән Арчадан булган Эльмира Абузярова оештырган. Аңа исә Сиднейда инде берничә ел яшәгән аксакаллар Казаннан Зөфәр Алимов һәм Пензадан Ибраһим Батыршин ярдәм иткән.

Әйтергә кирәк Сиднейда әлегә рәсми татар оешмасы юк, әмма бу очрашуда шул хакта да сүз булган.

"Үзебезнең Аделаидадагы тәҗрибәгә таянып, татар оешмасын теркәү нечкәлекләре турында сөйләдек. Оештыру комитеты булдырылды. Бу эш алга китәр дип уйлыйм", диде Диләрә Вәлиева.

Билгеле булганча, Аделаидада татар оешмасы эшләп килә. Ел саен Сабантуй бәйрәме оештырыла. Шулай ук берничә ел элек Татарстаннан татар имамын китертүгә дә ирештеләр.


XS
SM
MD
LG