Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аделаида татарлары Корбан гаетен яңартылган Милләт йортында укыды


Аделаида татарларының Милләт йорты
Аделаида татарларының Милләт йорты

Австралиянең Аделаида татарлары үз көчләре белән Милләт йортын төзекләндерде. Милләт йортының гыйбадәтханәсе Корбан бәйрәме уңаеннан ишекләрен ачты. Декабрь урталарында, Сабантуй бәйрәме уңаеннан Милләт йорты тулысынча ачылачак.

Казаннан Аделаидага имам булып килгән Булат Ишмөхәммәтов сүзләренчә, һәркем күңелен биреп Милләт йортын төзекләндерүдә катнашкан. Бу бинаның гыйбадәтханәсе эшли башлаган.

– Аделаида шәһәрендә яшәүче татарлар Корбан бәйрәмнәрен ничек үткәрде?

– Бәйрәмебез бик матур үтте, чөнки Ураза бәйрәменнән соң ук без бу бинада төзекләндерү эшләре башлаган идек. Татарларга бу йортны эшмәкәр, Көньяк Австралия татарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Садри бирде. Башта миңа анда торырга рөхсәт иткән иде. Мин Рөстәм әфәндегә бу йортта бөтен дини һәм милли эшләрне алып барырга да урын җитәчәген белдердем. Бу бинада элекке елларда төрекләрнең гыйбадәтханәсе булган. Алар яңа бина сатып алып, анда мәчет ачкач, бу бина бушап калган була.

Бинада ике ай дәвамында бик зур эшләр барды. Эчтәге иске диварларны сүттек, алар урнына яңаларын ясадык. Тәхәрәтханәләрне зурайттык, яхшырттык, су килә торган торбаларны яңарттык. Саный китсәң, бик күп эшләр башкарылды.

Гыйбадәтханә бүлмәсе
Гыйбадәтханә бүлмәсе
Бу бинаны Аделаида татарлары бергәләшеп төзекләндерде. Яшьләр, өлкәннәр чын күңелләреннән, булсын дип тырышты. Бина өчен төзелеш кирәк-яраклары гына сатып алынды, ә калган бөтен эшне татарлар үзләре башкарып чыкты. Бу – бердәмлекне күрсәтә торган матур күренеш. Һәр атна саен шимбә, якшәмбе көннәрендә җыелышып эшләдек. Хатын-кызлар ризыклар әзерләп, өмәгә килгәннәрне сыйлап торды. Хәзер Аделаида татарлары арасында бер-берсен аңламаучы төркемнәр дә, җәмәгатьчелектән читкә китүчеләр дә юк. Милләт йортын төзекләндерү өчен кирәкле әйберләр сатып алганда, финанс эшләрендә Зыя Маски күп тырышлык куйды.

Бу бина тулысы белән 350 кв.м мәйданны били. Бер бүлмәсе, ул 50 кв.м чамасы булыр, даими рәвештә мәчет булачак. Без бу бүлмәне матур яшел төскә буядык. Диварына татар рәссамнары ясаган шамаилләр элдек, идәненә келәмнәр җәйдек. Татарстандагы зур булмаган авылларның мәчетләре кебегрәк килеп чыкты ул.

Бу гыйбадәтханәдә без Корбан гаетенең беренче намазын укыдык. Хәзер даими рәвештә җомга һәм башка намазларны да шунда укый башладык.

– Бу Милләт йортында тагын нинди бүлмәләр булачак соң?

– Анда безнең аерым эш бүлмәсе, кабул итү бүлмәсе, Австралия татарлары тарихына багышланган зур булмаган музей һәм читтән килгән кунакларга кунакханә бүлмәсе дә булачак. Офиста милли оешманың җитәкчеләре белән очрашып торырга һәм шулай ук төрле чаралар да үткәрергә планлаштырабыз. Бу бинада тагын бик зур зал бар. Анда бәйрәмнәрдә бик күп кеше җыелганда гает намазларын да укырга, зур җыелышлар үткәрергә мөмкин булачак.

Рәшит Чанышев (с), Шәүкәт Вәлиф, Садыйк Вәлиф
Рәшит Чанышев (с), Шәүкәт Вәлиф, Садыйк Вәлиф
Безнең Аделаидада татар балаларының якшәмбе мәктәбе бар. Өстәлләр урнаштырып, бәлки, бу мәктәпне дә бу Милләт йортына күчерербез. Киләчәктә яшьләр белән дә дәресләрне бу йортта үткәрергә мөмкин булачак.

Хәзер безнең һәр җомга саен кичен өлкәннәр белән дәресләр үтә. Бу дәресләрне дә Милләт йортында үткәрергә мөмкин булачак. Атнасына бер татар телендәге кинофильмнар да күрсәтергә җыенабыз. Бу бинада төрле милли кичәләр дә үткәрергә мөмкин булачак.

– Яңа бинага Корбан бәйрәменә күпмеләп кеше җыелды?

– Иллеләп кеше килде, Корбан гаетләрен бергәләшеп укыдык. Аделаидада корбан чалуның үзенчәлекләре бар. Күпләр корбанлык акчаларын сугыш бара торган, мохтаҗлар күп булган мөселман илләргә ярдәм итүче төрле фондларга җибәрә. Үзең өчен дип, ит тарату өчен аерым да чалалар. Австралиядә иткә мохтаҗлар күп түгел, чөнки хөкүмәт кешеләрне нык кайгырта. Мохтаҗ мөселманнарны монда табу бик кыен. Корбан чалгач, дусларын, туганнарын чакырып ашлар үткәрәләр. Аделаида татарларының күпчелеге ике корбан чала дип әйтергә була.

– Сез өлкәннәр белән дәресләр башлап җибәрү турында әйттегез. Нәрсә өйрәнәсез?

Мөкаддәс Азиз (с) һәм Диләрә Вәлиф
Мөкаддәс Азиз (с) һәм Диләрә Вәлиф
– Безнең әлегә дин дәресләре бара. Алга таба татар тарихын да өйрәнергә җыенабыз. Бу дәресләргә әлегә унлап кеше җыела. Балаларга килсәк, монда якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Аңа егермеләп бала йөри. Ике сыйныф эшли анда. Алар татар телен, тарихны өйрәнәләр.

– Балаларга дәресләрне кем укыта?

– Диләр ханым Вәлиф, минем хәләл җефетем Халидә һәм үзем шулай ук дәресләр бирәм. Аннары берничә яшь кыз кечкенә балалар белән эшләргә булыша.

– Яшьләргә килсәк?

– Алга планнар зур. Алар белән әдәбият кичәләре үткәрергә, төрле фильмнар карарга җыенабыз. Яшьләр белән дә дин дәресләре үткәрәчәкбез. Мондагы милләттәшләребезнең татар телен өйрәнүгә, гореф-гадәтләрне саклап калырга чын күңелдән теләкләре барлыгы сизелеп тора. Дингә дә тартылалар. Әйтүләренә караганда, быел ифтар ашлары бик күркәм булган.

****
Булат Ишмөхәммәтов сүзләренчә, Милләт йорты татарларга һәм башка милләттән булган берничә йөз гаиләгә Кытайдагы золымнардан котылырга булышкан һәм Австралиядә татар мохитен тудырган Садрилар гаиләсенең күренекле вәкиле Ләйлә Садри исемен йөртәчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2011 елның сентябрь ахырында Австралиягә сәфәре вакытында Аделаида татарлары белән дә очрашкан иде. Ул вакытта мәхәлләнең милли тормышын сүрелдерми дәвам иттерү өчен Австралия татарлары президенттан Казаннан бер имам җибәрүне үтенде.

Киев ислам университетында укыган, Казанның “Болгар” мәчетендә белем биргән, “Эфир” телеканалының яңалыклар бүлегендә эшләгән Булат Ишмөхәммәтов гаиләсе белән быел июль башында Аделаидага килеп имам булып эшли башлады.

Корбан гаетеннән соң
Корбан гаетеннән соң
XS
SM
MD
LG