Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Язучылар берлеге милләт өчен көрәш үзәгенә әйләнергә тиеш"


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

16 декабрь Татарстан Язучылар берлегенең йомгаклау утырышы узды. Язучылар берлекне милләт өчен көрәшә торган милли үзәккә әйләндерергә кирәк дип килеште.

Утырышның беренче өлешендә язучылар премияләр алды, эчке проблемнары турында сөйләште, икенче өлештә милләт язмышы, тел мәсьәләсе турында фикер алышу башланды. Ләкин икенче өлешкә милли-мәдәни үзәк залының яртысы диярлек бушап калган иде инде. Калганнары, биредә чын язучылар калды, дип үз-үзен юатты. Аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңларга түрә, җитәкчеләр дә булмады.

Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова җыелышка шактый соңарып килде һәм язучыларга премияләр тапшыргач юкка чыкты. Шулай итеп җыен үзара пар чыгаруга әйләнде. Ләкин язучылар бу хәлгә аптырамады. Вахит Имамов, Фәүзия Бәйрәмова, Ләбиб Лерон, Рабит Батулла һәм башкалар конгресска, Милли шурага, хакимияткә ышанып ятарга кирәкми, халык белән эшләүне үз кулыбызга алырга кирәк дигән фикерләре белән бүлеште. Моның өчен берлекнең татар милләтен, телен саклауда үзәккә әйләнүе кирәк диде алар.

Язучы Салават Юзеев, җыелыш башланганчы ук, аның кайнар булачагын фаразлады. Моңа кадәр бөтенебез җыелып ачыктан-ачык сөйләшкәнебез булмады әле, диде ул:

Салават Юзеев
Салават Юзеев

– Быел барыбызны да бер генә нәрсә – татар теленең кысылуы борчыды. Бу шәхсән үземә бик авыр тәэсир итә. Тел мәсьәләсе ул юалтуларыбызның күренеп тора торган өлеше генә. Алга таба нишләргә – эш планы төзергә кирәк дип уйлыйм.

Дөрес, мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова язучыларның абруе зур, аларга дәүләт ярдәме бар дип ышандырырга тырышты:

– Бу – республикада иң мөһим вакыйгаларның берсе дип уйлыйм. Чөнки безнең сораулар бар. Алга таба ничек яшәргә, нәрсә язарга һәм язганнарыбызны кемгә адресларга? Язучыларның ролен бер генә җәмгыятьтә дә түбән төшермәгәннәр. Без моны бик яхшы аңлыйбыз.

Мәдәният министрлыгының берлек белән уртак эшләре шактый. Ел саен уртак чаралар планлаштырыла. Без һәр үтенечкә, тәкъдимнәргә колак салабыз. Авторлар, юбилейларын билгеләп үтүчеләр матди ярдәм дә алдылар. Әдәби премияләр – Алиш, Гаяз Исхакый, Һади Такташ һәм башкалары бирелеп килә. Быел Ризван Хәмид арабыздан китеп барды. Аңа вафатыннан соң Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр премиясен тапшырырга булдык. Чөнки ул безнең заманның иң кызыклы, үтә тыйнак шәхесләренең берсе иде.

Акча турында сөйләсәк, министрлык бюджетыннан язучылар берлегенә 16 миллионнан артык финанс ярдәме күрсәтелде. Бу – шифаханәгә юлламалар, юбилей кичәләре һәм юбилярларга премия һәм башкалар да. Ялгыз калган иҗат әһелләрен соңгы юлга озатуны да министрлык үз өстенә ала. Төрле жанрдагы 20 әдәби әсәр өчен 2 миллион сум акча түләнде. Тәрҗемә эшләре өчен 1,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Бу нотыктан соң мактаулы исемнәр, Мәдинә Маликовага Гаяз Исхакый исемендәге, Госман Гомәргә Фатих Хөсни исемендәге, Лирон Хәмидуллинга Җамал Вәлиди исемендәге, Рәдиф Сәгъдигә Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премияләр тапшырылды. Әдәбият галимнәренең шигърияткә, прозага, драматургиягә һәм башка өлкәләргә анализлары исә күпчелек каләм ияләренең ачуын кузгатты. Урыннан тел турында сөйләшик дип кычкырдылар, тарихчы Нурулла Гариф исә, "халыкка тел мәсьәләсендә мөрәҗәгать әзерлисе иде, без бергә, киләчәктә дә бергә булырбыз дип әйтәсе, халыкны өметләндерәсе иде”, дигән фикерен җиткерде.

Ниһаять икенче өлештә көтелгән сөйләшү башланды. Рабит Батулла иң әүвәл язучылар арасындагы гаделсез бәягә тукталды. “Әдәбиятта Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим кебек җигелеп эшләгән кешеләр бик сирәк. Олау-олау, том-том язган һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан кешеләр. Фәүзия Бәйрәмованың "Һиҗрәт" дигән әсәре татарның язмышын, фаҗигасен, батырлыгын сурәтләгән. Ләкин без аны күрмибез, ә "Зөләйха күзләрен ача" дигән ниндидер күләмдә шикле әсәргә Тукай премиясен, Нобел премиясен бирергә җыенабыз, Фәүзия Бәйрәмовага, Айдар Хәлимгә юк. Моны ничек аңларга?" – диде ул.

Тел җәһәтеннән үрнәк итеп Батулла берничә дистә меңлек саами халкын китерде:

Рабит Батулла
Рабит Батулла

– Финляндиядә дистә меңлек саами халкы яши. Болан асраучы бу халык 7-8 авылда яши һәм хөкүмәт аларга башлангыч белемне үз ана телләрендә алырга ярдәм итә. Мәктәпләре заманча техника белән җиһазланган, белем алу өчен менә дигән мөмкинлекләр бирелгән. Саами балалары башлангыч белемне фәкать ана телләрендә тәмамлыйлар да, урта белемне дәүләт телләре булган фин һәм швед телләрендә алалар. Ник без шушы күршеләребездән үрнәк алмыйбыз икән? Шведлар нибары 300 мең кеше Финляндиядә, әмма алар бөтен коммуникацияне үз телләрендә башкара. Менә нинди була ул дәүләт теле! Ә башка диаспораларга 24 сәгать үз ана телләрендә тапшырулар алып бару мөмкинлеге бирелгән. Бу нинди ил икән соң? Без чит илләрне хурлыйбыз, ә үзебездә мисал өчен чуашча бер тапшыру бармы? Русия каналларында татарча, үзбәкчә берәр тапшыру бармы? Юк һәм була да алмый.

Фәүзия Бәйрәмова мондый шартларда халыкның бердәнбер таянычы булып татар зыялылары кала, диде. Әмма зыялыларның эшчәнлеге язучыны әрнетә:

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

– Без татар язучылары дөньядан 40-50 ел артта барабыз икән. Мондый колхоз-совхоз җыелышлары хәтта совет заманында да җанлырак үтә иде. Жанрлар буенча докладларга урын – фәнни конференцияләрдә, алар бүген сөйләшә торган сүз түгел. Бу форматны инде күптән туктатырга вакыт. Без бүген барыбыз да милләт язмышы турында сөйләшергә җыелдык. Әгәр милләтең юк икән, син монда хет әллә нәрсәләр яз – алар барысы да юкка чыгачак. Бүген милләтнең башы, теле-ние белән бергә түмәргә салынган. Ә без – татар язучылары шул башның ука-чукларын санап утырабыз. Мин ничек яшьләр түзә икән, дим. Без ике сорауга җавап табып чыгып китәргә тиеш моннан. Ни өчен милләт шушы хәлдә калды? Һәм милләтне ничек бу сират күпереннән чыгарырга? Боларга җавапны без табарга тиеш. Мәскәүдән мәрхәмәт көтмәгез. Нинди генә ялган сөйләсә дә, сез киресен уйлагыз. Сайлаулар бетүгә, фикер үзгәрәчәк. Киләсе елга республикасыз да калырга мөмкинбез, язучылар берлеге дә булмаска мөмкин.

Гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк дигән фикердә язучы:

Киләсе елга республикасыз да калырга мөмкинбез, язучылар берлеге дә булмаска мөмкин

– Безгә Аллаһы Тәгалә 25 ел вакыт бирде. 25 ел буе суверен дәүләт булып яшәдек. Татар телен дә дәүләт теле итеп кертергә була иде, район саен татар мәктәпләре ачарга була иде. Болар үзебезнең кулда иде. Эшләдекме? Хәтта милли университет та ачтыра алмадык. Мәктәпләрне берәм-берәм ябып бетерделәр. Хәзер безнең җитәкчеләрнең тәүбә итүе кирәк. Чөнки алар суверенитетның милли төсмере юк дигән шигар ыргыттылар. Менә юк инде хәзер милли төсмер. Ул бар, ләкин рус милләте төсмере. Татарныкы булмады. Мәскәү аларга аяк сөртте, безнең дәүләт шурасы аяк сөрткәнне танырга мәҗбүр булды. Дәүләт шурасы депутатлары монда да утырды. Мин оялыр идем утырырга. Кызарыр идем. Тел язмышы хәл ителгәндә, ике сәгатькә калдырганда бер каршы кеше булмады. Менә без шушылар турында сөйләшергә тиеш идек, ә без әсәр санап утырабыз. Җитәкчеләр бу турыда безнең белән киңәшләшергә тиешләр иде. Киңәштеләрме? Безне кешегә дә санамыйлар бит. Тагын ике буыннан телебез бөтенләй юкка чыгачак. Бу ук мең еллык әдәбиятка төбәп атылды. Безнең гомергә татар теле җитәр. Ә менә 2 сәгать татар теле укыган буын телсез калуларында безне гаепләячәк. Мин моны Себердә күрәм. Китапның русчасын алып килегез әле диләр, укый белмиләр. Алтмышның ары ягындагылары гына укый ала.

Язучылар берлеге татар телен саклау штабына әйләнә алмады

Без нишләдек бу шартларда, татар язучылары? Халык интернетта шаулаша башлагач Путинга хат җибәрдек, аннары рус язучыларына мөрәҗәгать иттек, аннары утырыш ясаган булдык. Шуның белән Аллаһы әкбәр. Язучылар берлеге татар телен саклау буенча штабка әйләнә алмады. Халыкны туплый, җитәкчеләргә тәэсир итә алмадык. Шуңа күрә тәкъдимем: Язучылар берлеген милләт өчен көрәшә торган үзәккә әйләндерергә. Татар конгрессыннан, милли шурадан бернинди ярдәм көтеп булмый. Мондый шартларда татар язучылары, без калабыз. Төрле җирләргә чыгарга, очрашулар оештырырга, татар милләте, тарихы, курыкмыйча сәясәте турында да сөйләргә кирәк. Шулай итсәк, без бәлкем җиңеп тә чыгарбыз.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Язучылар үз әсәрләрендә милли үзаңны үстерү фикерен көчәйтергә, очрашуларны арттырырга, башка милли оешмалар белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга килештеләр. Берлекне милли үзәккә әйләндереп, мәктәпләр, ата-аналар белән аңлату эшләре алып бару тәкъдиме дә хупланды. Язучылар исемнәрен йөрткән мәктәпләрне, музейларны күзәтеп барырга, түрәләргә аларның хәлләрен яхшырту турында хатлар язарга килештеләр. Бу фикергә Вахит Имамовның Гаяз Исхакый музеен Яуширмәдән Чистайга күчерергә җыеналар дигән сүзеннән соң килделәр.

Каләм әһелләренең үзләренә дә “эләкте”. Баксаң, күбесе милли матбугатка язылмый икән. Милли матбугатны саклау үзебездән тора, диде алар. Аларның тәкъдимнәре түрәләргә юлланачак. Хөкүмәтнең язучыны ни дәрәҗәдә санлавы бу хатларга җаваплардан күренәчәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG