Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радик Салихов Тарих институтында тикшерү баруын раслады


Радик Салихов
Радик Салихов

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тикшерүләр бара, ләкин нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел, дип белдерә институт җитәкчесе урынбасары Радик Салихов. Ул моны Дамир Исхаков мәкаләсе белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый.

Казанда урнашкан Тарих институты вәкиле Радик Салихов Азатлыкка белдерүенчә, институтта комплекслы тикшерү бара.

"Бу Дамир Исхаков (күптән түгел институттан киткән галим - ред.) әңгәмәсеннән соң оештырылган. Ләкин анда да бит ялганнар күп. Тикшерү күрсәтер”, ди Салихов.

Ул шулай ук Телеграм каналлар тараткан хәбәрләргә ышанмаска куша.

"Бу провокация. Чираттагы тапкыр безнең институтны начар яктан күрсәтергә телиләр", ди урынбасар.

Соңгы арада аноним хатларның да артуы, тикшерелмәгән ялган мәгълүматлар таратылу турында да әйтте ул.

"Рәсми оешмалар бар, алар тикшерер, төп дөреслек аларда булачак. Әгәр нәрсәдер ачыклана икән, димәк, алар бар. Ләкин әлегә аның нәтиҗәләре билгеле түгел", диде Салихов.

15 февраль Татарстан Телеграм канналарының берсендә Тарих институтында тикшерүләр бара, документларны алалар дип яздылар. Имеш, бу тикшерүләр китаплар чыгарырга дип бирелгән акчаларның югалуы белән бәйле.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның Мәрҗани исемендәге Тарих институтындагы вазифасыннан китүе 26 декабрь билгеле булды. Ул моны институт җитәкчесе Рафаэль Хәкимовның шәхси карары дип белдерде.

Эштән киткәч, галим институт турында "Бизнес-Online" басмасына тәнкыйди рухта әңгәмә биргән иде.

XS
SM
MD
LG