Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алинә Заһитова Олимпиадада Русиягә беренче алтын медаль китерде


Сулдан: Евгения Медведева, Алинә Заһитова, Кейтлин Осмонд
Сулдан: Евгения Медведева, Алинә Заһитова, Кейтлин Осмонд

Алинә Заһитова Олимпиадада хатын-кызларның ялгыз шууында алтын медаль яулады. Бу - Русиянең беренче алтыны. Икенче урында Евгения Медведева, өченчедә - Канададан Кейтлин Осмонд.

Бүләкләү тантансыннан соң журналистларга әйтүенчә, Заһитова Олимпиада ябылышында Русия байрагын күтәреп барырга әзер. Ләкин бу Русия Олимпия комитетының хокуклары тергезелгән очракта гына була алачак. "Әгәр безнең байрак булса, мина аны тотып барырга әзер", дип китерә Алинә Заһитова сүзләрен ТАСС.

Фигуралы шууда Русия өчен чыгыш ясаучы татар кызы Алинә Заһитова быелгы Олимпиадада кыска программада чыгыш ясап, дөнья рекорды куйган иде. Ә такым ярышында көмеш медаль яулады.

Ул шулай ук күнегүләр вакытында катлаулы комбинация башкарып үзенең бу спорт төрендә дөньяда иң яхшылардан булуын раслады. Күнегүләрдә ул рәттән биш тапкыр "өчле" сикерү башкарды. Мондый сикерүләрне дөньяда беркем дә булдыра алмый, хәтта ирләр да. Алинәнең шушы уңышларына карамастан, Русиянең танылган спорт эшлеклеләре – тренерлар Татьяна Тарасова, Илья Авербух һәм башкалар мәгълумат чаралары белән әңгәмәләрендә ачыктан-ачык Алинәнең көндәше Евгения Медведевага җиңү теләделәр.

Шулай да, ике мәртәбә Олимпиада чемпионы булган фигуралы шуучы Евгений Плющенко Алинә Заһитова белән "беркемне дә чагыштырып булмый" дип белдерде. "Спорт-Эксперсска Плющенко: "Бу кыз безнең спорт төрендә яңа сәхифә ача. Башкалар әлегә булдыра алмаганны эшли – програмны соңгы чиккә кадәр катлауландыра, барлык сикерешләрне икенче өлешкә кертә. Алар сәнгатьчә, биеклек һәм очыш ераклыгы яхшы. Техника ягыннан гына карасак, мин Алинәне Женядан өстенрәк күрәм" дип сөйләгән.

Алинә Заһитовага 15 яшь. Ул — “Ижсталь” хоккей ко­мандасының элеккеге баш тренеры Илназ Заһитовның кызы. Әтисе һәм әнисе кызны тимераякка дүрт яшендә бастыра. Алты яшеннән ул фигуралы шуу белән ныклап шөгыльләнә башлый. Илназ Заһитов - тумышы белән Актаныш районыннан. Алинәнең сеңлесе Сабина да фигуралы шуу белән шөгыльләнә.

Заһитова Русиягә беренче алтын медаль китерде. Моңа кадәр Русия атлетлары Пхенчханда дүрт көмеш һәм сигез бронза яулады.

XS
SM
MD
LG