Accessibility links

Мөслимәләр берлеге хатын-кызларның сәясәттә катнашуын хупламый


Наилә Җиһаншина: "Сәясәттә ирләр бездән артык эшли ала"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00

Татарстан мөслимәләре берлеге рәисәсе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, милли үзаң турында онытулары Русия төбәкләрендәге татарлар өчен җитди проблем булып тора.

Халыкара-хатын кызлар көне алдыннан, 6 мартта үткән матбугат очрашуында Русия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисәсе Наилә Җиһаншина, Азатлыкның "Татар хатын-кызлары берләшеп сәяси фирка булып оеша аламы?" дигән соравына җавап биреп, "ханымнарны Аллаһ тәгалә бу дөньяга гаилә өчен яраткан" дип әйтте.

"Әлбәттә, хатын-кызлар теләсә, аларның теләкләренә беркем дә комачаулый алмый. Ләкин сәясәттә ир-атлар бездән яхшырак эшли. Хатын-кызны Аллаһ Тәгалә бу дөньяга гаилә өчен яраткан. Без хатын-кыз мәсьәләләрендә, җәмгыятьтә тәрбия ысулларын кертүдә, балаларны тәрбияләү өлкәләрендә күбрәк файда китерә алабыз", ди Җиһаншина.

Татар телен мәктәпләрдә укыту кискенләшеп ата-аналар теләгенә калдырыла башлагач, Татарстан мөслимәләре берлеге бу хәлгә карата белдерүләр ясамады. Наилә ханым Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башкарган эшләрне үз оешмаларыныкы итеп тә күрә.

"Һәрвакыт мәгълүмат чараларына чыгабыз да, эшне хәл итәбез дигән фикер дөрес түгел. Тел мәсьәләсендә безнең мәчетләрдә дә, мәдрәсәләрдә дә эш бара. Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган татар телен өйрәнү курслары ачылды, анда да безнең мөслимәләр укыта", дип әйтте ул.

Наилә ханым сүзләренчә, татар халкы алдында торган җитди проблемнарның берсе – татарларның урыслаша баруы, яшәеш рәвешләре әйбәт булса, шуның белән килешеп, милли үзаң турында онытулары. Бу хәл Татарстан өчен куркыныч түгел, ә Русия төбәкләрендәге татарларга яный ди ул. Алдагы эшчәнлектә төбәкләргә дә игътибар итү кирәклеген әйтә.

XS
SM
MD
LG