Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар конгрессы Путин өчен тавыш бирергә чакырды


Дөнья татар конгрессының Милли шура башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров
Дөнья татар конгрессының Милли шура башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров

Дөнья татар конгрессы үзенең рәсми сәхифәсендә 18 мартта узачак президент сайлауда хакимияттәге Владимир Путин өчен тавыш бирергә чакыручы мөрәҗәгать чыгарды.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты әлеге мөрәҗәгатьтә, ачыклап тормый гына, кемнәрнедер Русиядәге тотрыклылыкка каршы яшерен эш алып баруда, "җәмгыятьтәге тынычлыкны бетерергә, безне берләштереп торучы халыклар бердәмлеген какшатырга" маташуда гаепли.

Конгресс җитәкчелеге үз мөрәҗәгатендә "уртак казанышлар", "уңышлар", "якты киләчәк" турында матур итеп язса да, бу уку елыннан Путин кушуы белән мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак моңарчы булган дәрәҗәдә укытуны бетерү яки шул ук Путин карары белән Татарстанда җыелган салым акчаларының күбрәк өлешен Мәскәүгә җибәреп республикада азрак акча калдыру кебек татар халкы язмышына турыдан-туры тәэсир итүче проблемнарга күз йома һәм татарларны Путинның сәяси курсын алга таба да хуплап торырга чакыра.

"Барлык ватандашларыбызны да сайлауларда актив катнашырга һәм хәзерге Президентыбызның сәяси курсын хупларга чакырабыз. Без көчле Россия, көчле Президент Путин өчен!" дип тәмамлана Дөнья татар конгрессының мөрәҗәгате.

18 мартта узачак сайлауда намзәт буларак Владимир Путин, Павел Грудинин, Ксения Собчак, Владимир димир Жириновский, Григорий Явлинский, Максим Сурайкин, Борис Титов һәм Сергей Бабурин теркәлде. Алар арасыннан бары Собчак белән Ярлинский гына татар телен һәм төбәкләргә күбрәк акча калдыруны, вәкаләтләр бирүне яклап чыкты.

XS
SM
MD
LG