Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Путинга тавыш бирәчәген әйтеп башкаларны да сайлауга чакырды


Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов, 2017 елның декабре
Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов, 2017 елның декабре

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында Русия президентын сайлауда Владимир Путинга тавыш бирәчәген белдерде. Сайлауга бармауны ул "Русияне көчсезләндерергә тырышкан дошманнарга теләктәшлек белдерү" дип атады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Вконтакте һәм Instagram сәхифәләрендә татарстаннарга мөрәҗәгать итеп, 18 март узачак Русия президентын сайлауда Владимир Путинга тавыш бирергә өндәде. Үзе дә "илебез тоткан юнәлешне, һәркемгә кадерле һәм әһәмиятле булган кыйммәтләрне хуплап", тавышын Путинга бирәчәген белдерде.

Миңнеханов 2000 елда Русия үсеше тукталуын, Путинның тарихта борылыш ясавын әйтә. Аның ярдәмендә Татарстан да үсеш кичерә ди Миңнеханов. "Мондый күтәрелеш Казанның меңьеллыгыннан башланды. Шуны ассызыкларга кирәк, бәйрәмне уздыру әзерлек комиссиясен Путин җитәкләде. Берничә елдан соң республикада Универсиада һәм су спорты дөнья чемпионаты узды", диелә аның мөрәҗәгатендә.

Татарстанның социаль-икътисади үсешенә юнәлдерелгән федераль програм кабул ителүен, махсус икътисади зона ачылуын да Миңнеханов нәкъ Путин ярдәменә бәйли.

Шул ук вакытта, мөрәҗәгатьтә бу уку елыннан Путин кушуы белән мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак укытуны бетерү кебек проблемнар телгә алынмый.

Сайлауга катнашмауны Миңнеханов "Русияне көчсезләндерергә тырышкан дошманнарга теләктәшлек белдерү" дип атый. "Илеңә каршы алып барылган уенда кемнеңдер кулында курчак булмаска кирәк", ди ул.

Бу атнада моңа охшаш мөрәҗәгать белән Дөнья татар конгрессы да чыккан иде. Конгресс та кемнәрнедер Русиядәге тотрыклылыкка каршы яшерен эш алып баруда, "җәмгыятьтәге тынычлыкны бетерергә, безне берләштереп торучы халыклар бердәмлеген какшатырга" маташуда гаепләде.

Русия федераль кануны нигезендә, сайлау алды кампаниясе вакытында түрәләргә һәм дәүләт хезмәткәрләренә үз вазифаларын яки вазифаи хәлен кулланып теге яки бу намзәт өчен агитация белән шөгыльләнү тыела. 11 март көнне Мәскәү мэры Сергей Собянин да үзенең блогында Путинга тавыш бирергә чакырды. Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Сергей Сироткин әлеге язманы "этик түгел" дип атады.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песковның Путинны "җәмәгатьчелек фикеренең абсолют лидеры, сәяси Олимп лидеры" дип атаганы өчен февраль башында Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфилова нәкъ шушы канун нигезендә аңа кисәтү ясаган һәм Песков, гаебен танып, гафу үтенгән иде.

Русиядә 18 мартта узачак президент сайлауда намзәт буларак Владимир Путин, Павел Грудинин, Ксения Собчак, Владимир димир Жириновский, Григорий Явлинский, Максим Сурайкин, Борис Титов һәм Сергей Бабурин теркәлде.

XS
SM
MD
LG