Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия дөньяда тыныч булмаган илләр унлыгына керде


Русиядә хәрби күнегүләр вакытында
Русиядә хәрби күнегүләр вакытында

Русия дөньяда тыныч булмаган илләр унлыгына керде һәм "Дөнья тынычлык индексында" былтыргыдан бер дәрәҗә түбән төшеп 154нче урынны алды.

Әлеге индекс үтерүләр саны, полиция һәм хәрбиләрнең саны, коралландыруга киткән чыгымнар нигезендә төзелә.

Икътисад һәм тынычлык институты тикшерүләре нәтиҗәсенә караганда, Русия белән бер унлыкта Үзәк Африка репсубликасы, Конго, Либия, Йәмән, Сомали, Гыйрак, Көньяк Судан, Әфганстан һәм Сүрия тора.

Украина 152нче урында. Аның янында Төркия һәм Төньяк Корея.

Иң югары бәяне 13 ил алган. Алар арасында Исландия, Яңа Зеландия, Австрия, Португалия, Канада, Австралия бар.

АКШ 121 урында, ул уртача бәя алган илләр рейтингын төгәлли. Экспертлар аңлатуынча, АКШ Русия, Германия һәм Кытай белән берлектә корал сатучы иң эре илләрнең берсе булып тора.

Икътисад һәм тынычлык институтында белдерүләренчә, дөньяда тынычлыкның гомум дәрәҗәсе дүрт ел дәвамында түбәнгә тәгәри.

XS
SM
MD
LG