Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ят агент" медиасы белән хезмәттәшлектәге журналистлар да чит ил агенты саналырга мөмкин


Русия думасы
Русия думасы

"Ят агент" дип танылган матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итүче авторларны да чит ил "агенты" буларак тану тәкъдиме кертелде. Әлеге үзгәрешләрнең киләсе атнада икенче укылышта кабул ителүе мөмкин.

3 июль Русия думасының Мәгълүмат сәясәте комитеты "ят агент" медиасы турындагы канунга үзгәрешләр кертүне караячак дип яза "Ведомости". "Ят агент" саналган матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итүчеләргә дә әлеге тамганы тагу тәкъдим ителә.

Киләсе атнада канун өлгесен икенче укылышта кабул итәргә җыеналар диелә.

Үзгәрешләрне Мәгълүмат сәясәте комитеты җитәкчесе Леонид Левин һәм дума рәисе урынбасары Петр Толстой тәкъдим иткән.

Документка ярашлы, "ят агентлар" дип чит ил "агенты" медиасы материалларын таратучы оешма яки аерым зат кына түгел, әлеге материалларны булдыруда катнашкан һәм шуның өчен акча алган кешеләр дә танылырга мөмкин.

Мондый "икенчел" агентлар үз материалларына тамга куярга, ел саен аудит ясарга һәм эшчәнлеге турында ярты ел саен хисап биреп барырга тиеш булачак. Әлеге кагыйдәләрнең кулланылыш тәртибен юстиция министрлыгы билгеләячәк.

5 декабрь Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын “ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары” исемлегенә кертте.

Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 25 ноябрьдә имзаланган иде.

Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия "ят агент" канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.

XS
SM
MD
LG