Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комида пенсия реформасына һәм тел канунына каршы митинг узды


Коми республикасының Ижма шәһәрендә пенсия яшен күтәрүгә, бензин бәясен һәм НДС салымын арттыруга, туган телләрне ихтыярига калдыруга ризасызлык белдерүчеләр берләшеп уртак урам чарасы уздырды.

"Халык хөкүмәт кабул иткән карарлардан кәнәгать түгел: бу НДСка да, ягулык бәяләре күтәрелүгә дә, телебезне тартып алырга маташуларына да кагыла", дип белдерде митингны оештыручылар. Шәһәр үзәгендәге Мәдәният йорты каршында узган чарага 200-ләп кеше килде.

Митингка килүчеләр “Тел булмаса – халык та юк”, “Пенсия яшен арттыру – халыкка каршы геноцид”, “Телемне кисмәгез!”, “НДСны күтәрергә кирәкми, бәяләрне төшерергә кирәк”, “Бензин кыйммәтләнә, халыкның акчасын тартып ала”, “Пенсияләрне – исәннәргә, ә үлгәннәргә түгел” һәм башка шундый эчтәлектәге плакатлар тотып чыккан иде.

Митингда катнашучылар Коми республикасы депутатларына һәм Комидан җибәрелгән сенаторларга, шулай ук Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка аларның пенсия реформасына, туган телләрне мотлак укудан баш тартуга, НДС салымын күтәрүгә депутатларның ничек тавыш бирүләре турында халыкка мәгълүмәт бирүләрен таләп итеп, мөрәҗәгать итте. Шунда ук әлеге канун проектларына каршы имзалар җыю барды.

Митинг ахырында кабул ителгән резолюция депутатларны пенсия яшен һәм НДСны күтәрүгә каршы тавыш бирергә өндәде. Митингта катнашучылар шулай ук депутатлардан Русия халыкларын көчләп ассимиляцияләүгә, телне һәм халыкны югалтуга китерәчәк гамәлләргә каршы тавыш бирүләрен дә таләп итте.

XS
SM
MD
LG