Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак районында җирле халык һәм Чечня вәкилләре арасында сугышуны рәсмиләр милләтара низаг дип санамый


Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында җирле халык һәм Чечня вәкилләре арасында 30 сентябрьгә каршы төндә булган сугышны республика рәсмиләре милләтара нәфрәт аркасында чыккан низаг түгел, бары көнкүреш низагы дип саный.

Дүшәмбе Башкортстан эчке эшләр министрлыгы Баймак районында атна ахырында булган вакыйгага карата аңлатма чыгарды. Беренчел мәгълүматка караганда, карьерда эшләүче башка төбәк ирләре белән җирле халык арасында сугыш көнкүреш низагы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Темәснең бер кешесе пычак белән кадаудан яраланып хастаханәгә озатылган.

Баймактагы бу хәлләргә бәйле ике җинаять эше ачылган. Аларның берсе кеше сәламәтлегенә зыян китерү өчен. Пычак кадауда шикләнелгән, карьерда эшләүче 1993 елгы ир тоткарлаган.

Икенче җинаять эше алдан уйлап кеше милкенә зыян салу нигезендә ачылган. Әлеге җинаятьне кылуда Темәс кешесе шикләнелә.

Баймакка эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре киткән, алар тикшерү эшләре алып бара диелә. Бирегә шулай ук Дөнья башкорт корылтае рәисе Әмир Ишемгулов һәм Башкортстандагы Чечня вәкиле Сайдамат Мусаев та килгән.

"Низаг көнкүреш сәбәпләр нигезендә барлыкка килгән. Авыл җирендә мондый нәрсәләрнең ничек булганын беләбез бит инде. Шуңа күрә көнкүреш низагын кайбер кешеләрнең милләтара низаг дип күрәсәтергә омтылулары - җавапсызлык", дигән Ишемгулов "Башинформга".

Мусаев та бу бары тик көнкүреш низагы, моны тәртип саклау оешмалары яхшылап тикшерергә тиеш дигән. "Ике халык арасындагы дуслыкка бу комачауламаячак. Чөнки без дуслыкны кадерлибез һәм саклыйбыз", дигән Мусаев.

Ләкин "Башкорт" хәрәкәтенең Вконтактедагы төркемендә Темәс халкы таш чыгару карьерында башка төбәк кешеләре килеп эшләүгә каршы, әлеге сугыш та милләтара низаг нәтиҗәсе дигән фикерләр языла.

"Суваняк-2" таш чыгару карьерында эшләүчеләр һәм Темәс халкы арасында низаг бер эшче егетнең җирле кибеттә эшләүче кызга әйткән мыскыллы сүзләреннән соң башланып киткән диелә. Темәснең бер кешесе пычактан яралана. Җирле халык үч итеп аларның машинасын яндыра.

XS
SM
MD
LG