Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интерпол башлыгы итеп Көньяк Корея вәкиле сайланды


Ким Чен Ян
Ким Чен Ян

Көньяк Корея вәкиле Ким Чен Ян - 62 процент, Русия генералы Александр Прокопчук 37 процент тавыш җыйган.

Интрепол президенты итеп Көньяк Корея вәкиле Ким Чен Ян сайланды. Аны Дубайда узган конференциядә сайладылар. Ким Чен Ян Интерполда катнашучы илләр делегатларының 62 процент тавышын алды. Тагын бер намзәт - Русия генералы Александр Прокопчукка вәкилләренң 32 проценты тавыш бирде.

Халыкара полицияне моңа кадәр Кытай вәкиле Мэн Хунвэй җитәкләде. 25 сентябрьдә ул Кытайда очкычтан чыкканда кулга алынды. Ил җитәкчелеге Мэн Хунвей коррупциядә катнашкан дип шикләнә. Нәтиҗәдә Хунвэй Интерпол башлыгы вазифасыннан китүе турында белдерде.

АКШ сенаторлары Александр Прокопчукны Интерпол башлыгы итеп билгеләүгә каршы чыкты. Халыкара полициядә Русия генералы - ул "тавык кетәклегендәге төлке" диелде АКШ президенты Дональд Трамп һәм Интрполның халыкара ассамблеясенә язылган ачык хатта. Мөрәҗәгатьне республиканнар Роджер Уикер, Марко Рубио һәм демократлар Джин Шахин һәм Крис Кунс имзалаган иде.

Литва парламенты Прокопчук Интерпол башлыгы вазифасына сайланса, ил әлеге оешмада әгъзалыгын туктатырга мөмкин дип резолюция чыгарды. Русия генералы халыкара полиция җитәкчесе булган очракта оешмадан Украина да чыгачагы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG