Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары Интерпол башлыгы итеп Русия генералын куюга каршы


Александр Прокопчук
Александр Прокопчук

Сенаторлар Интерполда Русия генералы - ул "тавык кетәклегендә төлке" кебек дип саный.

АКШ сенаторлары Александр Прокопчукны Интерпол башлыгы итеп билгеләүгә каршы чыкты. Халыкара полициядә Русия генералы - ул "тавык кетәклегендәге төлке" диелә АКШ президенты Дональд Трамп һәм Интрполның халыкара ассамблеясенә язылган ачык хатта. Мөрәҗәгатьне республиканнар Роджер Уикер, Марко Рубио һәм демократлар Джин Шахин һәм Крис Кунс имзалаган.

Алар "Русия Интерполны үз көндәшләрен, диссидентларны һәм журналистларны эзәрлекләү өчен кулланып, оешма кагыйдәләрен бозды" дип белдерә. Моннан тыш, Прокопчук үзе дә "демократик институтларны какшатуга һәм Путинның авторитар режимын ныгытуга юнәлтелгән куркыту стратегиясен башкаруда катнашкан" дип саный сенаторлар.

Генерал-майор Александр Прокопчук 2006 елдан Интреполның милли бюро җитәкчесе урынбасары, ә 2011 елдан оешманың Русия эчке эшләр министрлыгы каршындагы милли үзәк бюросы җитәкчесе булды. Кремльдә генералны башлык итеп кую хупланды.

Халыкара полицияне моңа кадәр Кытай вәкиле Мэн Хунвэй җитәкләде. 25 сентябрьдә ул Кытайда очкычтан чыкканда кулга алынды. Ил җитәкчелеге Мэн Хунвей коррупциядә катнашкан дип шикләнә. Нәтиҗәдә Хунвэй Интерпол башлыгы вазифасыннан китүе турында белдерде.

XS
SM
MD
LG