Accessibility links

Кырым ярлары буенда Русия һәм Украина кораблары арасында низаг күренеше
Кырым ярлары буенда Русия һәм Украина кораблары арасында низаг күренеше

Русия-Украина низагы

Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды. Азатлык низагны җанлы блогта күзәтә.

  • Русия хәрбиләре Кырым ярлары буенда өч украин корабына ут ачып тоткарлады
  • Украинаның алты хәрбие яраланган дип хәбәр ителә. Өч корабта барлыгы 23 кеше булган
  • Украина ягы бу хәл украин көймәләре Русия суларыннан чыккач булды ди
  • ФСБ корабларының Русия суларына канунсыз рәвештә керүен хәбәр итә
  • Украина ягы корабларның узуы турында хәбәр биргән, ләкин җавап алмаган дип белдерә
  • Украина президенты Петр Порошенко илдә сугыш хәле кертү турында фәрман имзалады. Аны Югары рада раслады
  • БМО Иминлек шурасы ашыгыч утырышта Русия тәкъдим иткән көн тәртибен кире какты. Мәскәү низагны Украина провокациясе буларак карарга тәкъдим иткән иде

БМО Иминлек шурасы әгъзалары ашыгыч утырышта Русия тәкъдим иткән көн тәртибен кире какты. Мәскәү Керич бугазында Украина диңгезчеләренә һөҗүмен һәм Украин корабларын, диңгезчеләрен әсир итеп алуын Украина провокациясе буларак карарга тәкъдим иткән иде.

Шура утырышында БМОдагы АКШ вәкиле Никка Һейли, Нидерланд, АКШ, Польша һәм Швеция исеменнән чыгыш ясап, Русия тәкъдиме белән килешмәүләрен белдерде.
АКШ шурадагы барлык әгъза илләрне Русия тәкъдимнәрен кире кагарга чакырды. Җиде ил Русия тәкъдименә каршы, дүртесе хуплап тавыш бирде, тагын дүртесе бер якка да кушылмады.

Никка Һейли
Никка Һейли

Порошенко хәрби хәл тәртибе кертү фәрманы имзалады

Украина президенты Петр Порошенко илдә хәрби хәл тәртибе кертү турында фәрман имзалаган. Бу турыда президент сайтында хәбәр ителә.

Хәзер президент карарын Югары рада расларга тиеш. Порошенко аны инде радага тапшырган һәм рада бу мәсьәләне бүген карарга җыена.

Порошенко белән Столтенберг ашыгыч рәвештә Украина-НАТО комиссиясе утырышын уздырырга килешкән.

“Интерфакс" хәбәр итүенчә, Украина президенты Петр Порошенко НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг белән телефон аша сөйләшкәндә Керич бугазындагы вазгыять турында фикерләшү өчен ашыгыч рәвештә Украина-НАТО комиссиясе утырышын җыярга килешкән.

Порошенко НАТО башлыгына Керич бугазында Русия хәрбиләренең Украинага каршы гамәлләре һәм Украинаның җавабы, шул исәптән хәрби хәл тәртибе кертелү турында сөйләгән. Моннан тыш ул Украина диңгезчеләрен һәм корабларын азат итү өчен Русиягә халыкара басымны көчәйтергә чакырган.

Украина президентының матбугат хезмәте белдерүенчә, Столтенберг Украинаның бербөтенлеген һәм суверенитетын яклавын белдергән һәм Русияне Азов һәм Кара диңгез суларында халыкара хокук нормаларын бозмаска, кораблар хәрәкәтен чикләмәскә өндәгән.

Порошенко (с) һәм Столтенберг (у), архив фотосы
Порошенко (с) һәм Столтенберг (у), архив фотосы

Керич бугазында Русия һөҗүме нәтиҗәсендә яраланган украин хәрбиләренең берничәсе Мәскәүгә алып кителгән.

Бу турыда Украина президентының Кырымдагы вәкиле Борис Бабин "112 Украина” телевидениесенә белдерде. Аның әйтүенчә, Украина мәгълүматларына караганда Украина хәрби диңгез көчләренең алты хәрбие яраланган, Русия исә Украинаның өч хәрбие яралануы турында белдерә.

“Башка чыганаклардан безгә өч кешегә операция ясалганлыгы билгеле. Әмма анда барысы да гади түгел - ул кыйпылчык яралары. Безгә билгеле булуынча, берничә яралыны Мәскәүгә алып киткәннәр”, диде Бабин.

Украинаның Русия тартып алган өч корабы Керич портына китерелгән

Украина хәрби диңгез көчләренең узган якшәмбе Русия чик сакчылары көч кулланып тартып алган "Яны Капу", "Бердянск" һәм "Никополь" кораблары Керич портына китерелгән. Бер чыганак "Интерфакс" хәбәр агентлыгына белдерүенчә, аларны анда Русия хәрбиләре озата барган. Керчь.ФМ хәбәр итеүенчә, хәзер алар Керич портында тора.

Украина хәрби көчләре тулысынча сугыш әзерлеге хәленә китерелде. Бу турыда илнең саклану министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Керич бугазындагы хәлгә бәйле рәвештә Украина иминлек хезмәтенә дә шундый ук фәрман бирелгән.

26 ноябрь БМО Иминлек шурасының гадәттән тыш утырышы узачак. Бу турыда АКШның БМОдагы вәкиле Никка Һейли Twitter аша хәбәр итте. Утырыш Украина һәм Русия мөрәҗәгате нигезендә уза.

Керич бугазы хәрби булмаган кораблар өчен яңадан ачылды. Русия 25 ноябрьдә Керич бугазын барлык кораблар өчен япкан иде. Бугазның дүшәмбе иртән ачылуын "Интерфакс"ка "Кырым диңгез портлары" оешмасы баш мөдире Алексей Волков белдергән.

Европа берлеге Русияне Керич бугазында ирекле хәрәкәтне кайтарырга һәм Кара диңгезендәге хәлне кискенләштермәскә чакыра.

НАТО Украинаның суверенитетын һәм бөтенлеген, шул исәптән үз суларында корабларның хәрәкәт итүен яклый һәм тарафларны сабырлык күрсәтеп хәлне куертмаска чакыра.

Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин: "Хәзерге вакытта безнең дуслар белән бер позициядә булу һәм белдерүләр генә җитми, ә өзлексез гамәл кылу кирәк", диде. Климкин сүзләренчә, монда сүз Украина җирендә агрессия турында бара.

Украина президенты Петр Порошенко Иминлек һәм саклану шурасы утырышында илдә сугыш хәле игълан итәргә чакырды. Бу мәсьләне Югары Рада 26 ноябрь гадәттән тыш утырышта тикшерәчәк. Порошенко сүзләренчә, сугыш хәле һөҗүм түгел, саклануны күздә тотып кертелә.

Иминлек һәм саклану шурасы башлыгы Александр Турчинов, сугыш хәле 60 көнгә кертеләчәк, диде.

дәвам

XS
SM
MD
LG