Accessibility links

Кайнар хәбәр

SIPRI: Русия корал җитештерүдә дөньяда икенче урынга чыккан


Русия 2017 елда сугыш кораллары җитештерү күләме белән дөньяда икенче урынга чыккан. Беренче урында - АКШ.

Стокһольм халыкара тикшеренүләр институты SIPRI хисабыннан күренүенчә, Русия ширкәтләренең корал экспорты дөнья базарының 9,5 процентын тәшкил иткән. Статистикага дөньяда корал җитештерүче иң эре 100 ширкәтнең мәгълүматы кертелгән, алар саткан коралның гомум күләме 398 млрд доллар булган.

Хисап авторлары мәгълүматынча, корал сату Русиядәге тугыз ширкәтнең сигезендә арткан. Ә гомум арту 8,5 процент булган. Экспертлар моны Русиядә коралларны яңарту програмы белән бәйли.

Корал сатуда беренче булып АКШ кала. Дөнья корал сату базарында АКШ ширкәтләренең өлеше 57 процент тәшкил итә. 2002 елдан бирле икенче урында килгән Британ ширкәтләре өченче урынга төшкән (9 процент). Кытай ширкәтләре рейтингка керми, чөнки мәгълүмат юк.

2017 елда Русия 1998 елдан бирле беренче тапкыр хәрби бюджетын киметте. Былтыр хәрби ихтыяҗларга 3,9 трлн сум акча бүленде, бу 2016 елдагыдан 17 процентка кимрәк иде. Русия аны илдәге икътисади хәлнең начараюы сәбәпле киметергә мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә коралландыру белән бәйле күп кенә програмнар туктатылып торды яки бөтенләй гамәлдән чыгарылды.

Март аенда SIPRI соңгы ун елдагы экспорт статистикасын чыгарган иде. Иң эре экспортерлар бишлегенә АКШ, Русия, Франция, Германия һәм Кытай керде. Иң эре импортерлар дип Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Кытай аталды.

XS
SM
MD
LG