Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Австрия һәм Төркиядә вәкиллек ачарга ниятли


Истанбул күренеше
Истанбул күренеше

2014 елга кадәр Австрия һәм Төркиядә Башкортстан вәкиллекләре бар иде, әмма алар нәтиҗәсез эшли дип бәяләнде.

Австриянең Вена һәм Төркиянең Истанбул шәһәрләрендә Башкортстанның вәкиллекләре ачылырга мөмкин. Бу хакта 21 февральдә республика хөкүмәтендә узган "Инвестиция сәгате" киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров белдерде.

Радий Хәбиров вәкиллекләрнең ничек оештырылуын уйларга кушты. "Эшебезнең иң мөһим юнәлешен Вена һәм Истанбул аша билгелибез. Оештыру формасын яхшылап уйларга кирәк: Русия сәүдә вәкиллекләрендә үзебезнең сәүдә йортларын ачаргамы, әллә үзебезнең вәкиллекне теркәргәме. Иң мөһиме, чит ил вәкиллекләренең штатлары зур булмаска һәм нәтиҗәле эшләргә тиеш" , дип китерә Хәбиров сүзләрен Башкортстан башлыгының матбугат хезмәте.

Төркия белән Австриядә Башкортстанның сәүдә вәкиллекләре 2000нче елларда ачылып, 2014 елда ябылган иде. Аларны нәтиҗәле түгел дип бәяләделәр. Ул вакытта Петербурдагы даими вәкиллек тә ябылды. Алма-Атада сәүдә вәкиллеге калды һәм Акмәчеттә вәкиллек ачылды. Әлеге вакытта Башкортстанның Русиядә һәм чит илләрдә эшләүче башка вәкиллекләре турында республиканың рәсми оешмалары сайтларында әйтелми.

XS
SM
MD
LG