Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт сөйләме театрда гына калды"


"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

3-7 апрель Казанда Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының гастрольләре уза. Гафурилар татар дөньясында зур шау-шу тудырган "Зөләйха күзләрен ача" әсәре нигезендә куелган спектакльне алып килә. Курку да, дулкынлану да бар, диде алар.

Апрель башында Казанга Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры чираттагы гастрольләре белән килә. Гастроль графигында Татарстанда зур шау-шу куптарган Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" исемле роман нигезендә куелган спектакль дә бар. Алар төрле бәяләмә алган әсәрне Казан сәхнәсендә кую дулкынландыра дип белдерде. Азатлык "Зөләйха күзләрен ача" әсәре башкорт театрына нинди күләмдә табыш китерүен, Радий Хәбировның "Без тагын да яхшырак булдырабыз!” дигән шигар ике республика арасын ныгытамы, әллә ерагайтамы, башкорт теле торышы турында сорашты.

Гафурилар Казанга ике елга бер килә. Бу – күптәнге гадәт. Камал театры Уфага кунакка барса, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, башкортлар да яңа әсәрләре белән Татарстан башкаласына килә. Быелгы гастрольләр 3 апрель башланып 5 көн дәвам итәчәк. Мәрхүм режиссер Марсель Сәлимҗановның дөньяда Камал белән Гафури театрлары кебек дустанә мөнәсәбәттә булучылар юк дигәнен искә төшереп, башкорт театрына гастрольләрне оештыруда камаллар ярдәм итә. Бу хакта сишәмбе Казанда узган матбугат очрашуында әйтелде.

Римма Каһарманова, Олег Ханов, Илфир Якупов матбугат очрашуында
Римма Каһарманова, Олег Ханов, Илфир Якупов матбугат очрашуында

Гафури театры Казанга алты спектакль белән килә. Күпләре яңа, араларында "Урал батыр" эпосына нигезләнгән әсәр дә, Камал театрында күптән аншлаг белән бара торган Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме..." спектакле дә, легендар актерлар пары Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева өчен махсус язылган "Бәхет хакы" пьесасы да бар.

Әмма төп спектакль – "Зөләйха күзләрен ача". Башкорт театры сәхнәсендә ул инде бер елдан артык бара һәм иң популяр спектакль булып санала. Аңа билетлар 3 мең сумга кадәр тора. Аның тамашачыны театрга китерер өчен куелганын, "кассовый" спектакль булуын театр җитәкчелеге яшерми. "Романга карата Татарстанда төрле бәяләмәләр булганга күрә Казанда аны күрсәтү дулкынландыра", ди Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов. Ул Уфада аның аншлаг белән баруын, абруйлы театраль "Алтын битлек" премиясенә алты номинациягә дәгъва иткәнен искәртте.

"Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра. Бу - икътисадның нигезе. Көн кадагында булган әсәрне сәхнәләштерү отышлы булды. Тамашачы залы тулы, халык яратып карый. Билетлар бәясе югары булса да, сатып алалар. Уңышлы бара. Роман популяр, бу да үз эшен эшләде. Без моңа кадәр әсәрләрдә ир-атларның язмышларын укый идек, алар төп каһарман иде, ә бу гади авыл хатыны язмышы. Ул күпләрнең күңеленә үтеп керде. Без беренче булып аны сәхнәләштердек, халыктагы ихтыяҗны сиздек, бездән соң гына Новосибирски театры аны сәхнәләштерә башлады, аннары гына кино төшерүгә тотындылар. Мәскәүдәге гастрольләр вакытында бу спектакль югары бәяләнде", диде Олег Ханов. Сүз уңаеннан, Казанда бу спектакль 4 апрель күрсәтеләчәк һәм билетларның инде 80 проценты сатылып беткән. Билетларның бәясе 300 сумнан башланып 3 мең сумга кадәр җитә.

Гафурилар Казанда "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтәчәк
Гафурилар Казанда "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтәчәк

Бу спектакльдә төп рольне уйнаган актриса Римма Каһарманова, "язучы Гүзәл Яхина татар хатыны язмышын тасвирлаган булса да, башкорт театрында ул татар түгел, ә башкорт хатыны", диде. "Мин башкорт Зөләйхасын уйныйм. Гүзәл Яхина безнең спектакльне карады, бернинди дә дәгъва белдермәде. Башкорт икән башкорт... Ул ошатты куелышны. Әмма роман һәм спектакль икесе аерым әсәр. Бу – сәхнә өчен катлаулы әсәр, чөнки анда вакыт аралыгы зур. Яшь кенә Зөләйханың сөргендә олыйгайган чагына кадәр вакыт аралыгын колачларга кирәк. Ул образларга керү дә авыр, әмма миңа бу хезмәтем ошый. Әсәрдәге образ кыю, якты, матур күңелле хатын турында, нинди кыенлыклар узса да ул күңел чисталыгын югалтмый. "Алтын битлек" премиясенә дәгъва кылучы хезмәттәшләремә уңыш елмаюын телим", диде ул.

"Шулай да Зөләйха башкортмы-юкмы дигәнгә басым ясарга кирәкми. "Зөләйха урынында чуаш та, урыс та, мари хатыны да була ала, без һәрберебез үзенекен күрергә тели, әсәр беренче чиратта хатын-кыз язмышы, аның күңел кичерешләре турында", диде Олег Ханов.

Олег Ханов быел башкорт театры 100 еллыгын билгели, БАССРның төзелүенә дә бер гасыр булуын искә төшерде, быел шулай ук башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең тууына да 100 ел тула. Чын-чынлап юбилей елы дип, ул Казаннан соң Оренбур, Петербур кебек шәһәрләрдә гастрольләр булачагы хакында әйтте. Быел Казанда узачак "Нәүрүз" театраль фестиваль дә хөрмәт йөзеннән башкорт театрының 100 еллынына багышланачак. Җәй көне дә башкорт артистлары "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен алып киләчәкләре хакында әйтелде.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

Азатлык исә Олег Ханов белән башкорт театрының торышы, башкорт халкының рухын нинди әсәрләр белән күтәреп була һәм мәктәпләрдәге башкорт теле кыскартылуы театрга нинди йогынты ясавы турында аерым сөйләште.

— Олег әфәнде, сез матбугат конференциясе вакытында берничә тапкыр татар-башкорт театрлары арасындагы дуслык турында искә төшердегез, совет чорыннан бирле тыгыз аралашу, бер-берегезгә ярдәм итү турында сөйләдегез. Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча биләүче Радий Хәбиров даими рәвештә Татартсанны, Казанны үрнәк итеп куя, “Без булдырабыз!” шигаренә каршы куеп “Без тагын да яхшырак булдырабыз!” дигән шигар уйлап табылды. Ничек уйлыйсыз, бу ике республика, ике халык арасын якынайтыр урынына тагын да ерагайтамы?

Олег Ханов
Олег Ханов

— Ярышу начармыни? Аннары монда куып тотып, аннары башка сугу максаты юк бит. Радий Хәбиров ике халыкны да, республиканы да каршы куймый, киресенчә, Татарстанны үрнәк итеп куя, бу кешеләрне кызыксындыру, дәртләндерү өчен кирәк. Бу Татарстан өчен дә, Башкортстан өчен дә уңай күренеш. Без бер-беребезне тулыландырабыз гына. Радий Хәбиров менә дигән җитәкче, аның килүе белән ниндидер хәрәкәт башланды, динамика, эш ритмы артты. Барысы да нәтиҗәле эшкә юнәлдерелгән, алга барырга телибез икән, сыйфатлы хезмәт кирәк дигәнне аңлатырга, җиткерергә тырыша. Таләпчәнлек артты. Бу ике арада бернинди дә чөй кагуга китермәс дип саныйм.

— Милли театрларның күпчелеген бер проблем борчый - телне саклау аларга да кагыла. Яшь буын өчен интернет, телевидение, кинолар бар, аларны театрга тартып китерү авыр. Башкорт театрында бу мәсьәлә ничек хәл ителә? Тамашачыларның ничә проценты яшьләр һәм колакчыннар алып тыңлаучылар күпме?

Тирә-якта урыс телле мохит, бакча, мәктәп, урам үзенекен итә

—​ Тамашачыларга кытлык кичерәбез димәс идем, кешеләр йөри, даими йөрүчеләр дә, кызыксынып килүчеләр дә бар. Әлбәттә, тел проблемы бар. Балалар өчен тамашалар башкортча да, урысча да бара. Оялып әйтәм бу хакта, әмма безгә дә план тутырырга кирәк. Балаларыбыз арасында башкортча аңламаучылар бар. Урысча барган тамашаларга билетлар шунда ук сатылып бетә, ә башкорт телендә булганына балаларны китертү өчен җиде кат тир түгәргә туры килә. Районнардан балалар килә, шәһәрдә инде урыс телле балалар пәйда була.

Нишләтәсең, вазгыять шундый. Менә минем дә оныкларым урыс мәктәбенә йөри. Йөрәгем әрни, әмма бу - әти-әниләренең карары. Башкортча эндәшәсең, урысча җавап кайтаралар. Римма Каһарманова белән юлда киләбез, аның да баласы шалтырата, инглизчә өй эшен эшлиләр, урысча аралашу. Тирә-якта урыс телле мохит, бакча, мәктәп, урам үзенекен итә.

Башкорт теле мәктәпләрдә әле сакланып калды, бөтенләй бетте димәс идем. Башкорт теле өчен кем ничек булдыра ала, шулай көрәшергә тиеш. Театр башкорт телендә шәп кызыклы тамашалар куярга тиеш, башкорт телендә заманча куелышлар тәкъдим итәргә тиеш, башкортча да урыстан, инглизчәдән ким булмаган спектакльләр бар дип горурланып сөйләрлек булсын иде.

Тамашачыларның 20 процентын яшьләр тәшкил итә, кемдер колакчыннар ала, кемдер юк. Әмма без моңа кадәр ничек эшләдек, шулай башкорт мәдәнияте үсеше өчен хезмәт итүебезне дәвам итәчәкбез. Театрыбыз гомер-гомергә телнең байлыгы, сафлыгы сагында торды. Дөрес, башкорт сөйләме чынында театрда гына калды кебек. Телевидение, радио ул фукнцияне инде үти алмый, анда урыс сүзләрен дә кыстырып сөйлиләр, урам, "кухня" теле кулланыла. Интонацияләрне дөрес куелмаганына, басымнарның буталуына да йөрәк әрни. Шуңа театр тел саклап калу бурычын тоя. Башкорт театры башкорт телле шәһәр мохитен дә тәшкил итә.

— 2016-2017 елда федераль үзәктән милли мәгарифкә һөҗүм барганда Башкортстанда үз милли хокуклары өчен көрәш ничек барганын күзәттек. Халык телне, милли мәгарифне яклап урамнарга чыкты, тоткарлаулар булды, куып таратулар кулланылды, ә башкортлар курай уйнап бер-берсе өчен нык торды, әле дә милли лидерларга колак алып, мәхкәмәләрдә аларны дәррәү булып яклауны күрәбез. Театр милли рухны күтәрү уңаеннан нинди спектакльләр куя? Элегрәк репертуарда тарихи әсәрләр күп иде, бүген азрак.

Тарихи әсәрләр кимеде, тамашачы аны авыррак кабул итә

— Репертурда әле "Урал батыр" эпосына нигезләнгән әсәр бар. Бу - башкорт халык авыз иҗатының югары дәрәҗәдәге әсәре. Анда дөнья яралуыннан башлап кешелек кыйммәтләре, башкортның күзаллавына, гореф-гадәтләрен тасвиралауга кадәр бар. Бу килгән, караган кешегә кимендә оеткы салып кала, башкортның югары рухлы икәнен күңеленә салып китә дигән өмет бар. Дөрес, яшермим, тарихи әсәрләр кимеде, тамашачы аны авыррак кабул итә, комедияләр күңелгә хуш килә, һичшиксез. Әмма театр үз миссиясеннән баш тартмый. Башкорт тарихи вакыйгаларга нигезләнгән әсәрләр дә кирәк, әмма шул ук вакытта без дөнья драматургиясеннән дә читләшергә тиеш түгел. Анда кешелек кыйммәтләренә өндәү күп. Мин башкорт телендә "Гамлет"ның булуын да телим. Чөнки андагы күтәрелгән тема башкортка да, башкага да кагыла.

— Олег әфәнде, күпләр сезнең актер буларак иҗат әсәрләрегезне хәтерли, сагына. Бүген сез театрның сәнгать җитәкчесе вазифасын билисез. Кайсысы күңелгә якынрак?

—​ Болар икесе ике төрле тармак чынында. Әлеге вазифам ул идарә итү белән бәйле, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә кирәк, икътисадны аңларга кирәк, проблемнар чыккан икән, аны хәл итү җилкәгә төшә. Тавык чүпләп бетермәслек эш анда. Әлбәттә, мин артист булган чагымны яратам, сагынам. Ул эш күңелемә күпкә якынрак. Мин төрле театрларда эшләп карадым, чагыштыра алам. Башкорт театрында нинди генә хезмәт кылсам да, бәхетлемен.

XS
SM
MD
LG