Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне: Мәктәптә хиҗап киюче кызлар турында мәгълүмат җыю аерым бер хезмәткәрнең белдеклеге белән эшләнгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрне бу гамәлгә нәрсә этәрүен тикшерергә җыена.

5 апрель кичендә Татарстан президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова мәктәптә хиҗап киюче кызлар турында мәгълүмат җыю хатына бәйле аңлатма бирде. Галимова ТАСС агентлыгына әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре бу мәгълүматны үз белдеклеге белән җыярга кушкан.

"Хәзер Татарстан эчке эшләр министрлыгы әлеге хатка бәйле тикшерү уздыра. Җитәкчелектән хат тарату турында бернинди йөкләмә булмаган. Бу хезмәткәрнең үз инициативасы. Тикшерү нәтиҗәсендә карар кабул ителәчәк", диде Галимова.

Аның әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрне бу гамәлгә нәрсә этәрүен тикшерергә җыена.

Элегрәк Казанда мөселман балаларның әти-әниләре Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге гамәлләренә зарланып, Татарстан прокуратурасына һәм Русия бала хокуклары вәкиле Анна Кузнецовага шикаять юллады. Ата-аналар эчке эшләр хезмәткәрләренең канун боза торган гамәлләрен тикшереп, аларны булдырмас өчен тиешле чаралар күрүне һәм гаепле кешеләрне җавапка тартуны сорый. Бу турыда Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев сөйләде.

"Ата-аналарга белдермичә һәм аларның ризалыгыннан башка шәхси мәгълүмат җыялар һәм безнең ризалыктан башка бала белән тәрбия эше алып баралар. Шул рәвешле тәрбия эшенә тыкшыналар, вөҗдан һәм дин иреген бозалар, балага тискәре тәэсир ясыйлар. Гаилә эшләренә тыкшыналар, җинаятьчеләр рәвешендә исәпкә куялар", - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук ата-аналар Кузнецовадан һәм прокуратурадан бу мәгълүмат исламофоблар кулына килеп эләгү куркынычы турында да искәртәләр.

Алдагы көнне Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мәктәпләргә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплап җибәрүне таләп итүче документ таратканы билгеле булды. Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе башлыгы Венера Сабирҗанова имзалаган бу документта мәктәп мөдирләренә "катгый дини карашта торган (хиҗап киюче) укучылар һәм аларның әти-әниләрен сурәтләүче материаллар" җибәрергә кушылган. Бу "эш өчен кирәк" дип аңлатыла документта.

Мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр турында мәгълүмат җыю мәсьәләсе элек тә күтәрелгән иде. Татарстанның Саба районы мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләренә мөселман балалар турында мәгълүмат җыярга кушылды. Элегрәк шундый ук хәл Биектау районы мәктәпләрендә дә күзәтелде. Азатлык сөйләшкән укытучылар моны раслады, кайберләре бу хәл 2017 елда да булган иде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG