Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таттелеком: Мәчетләрдә өстәмә камералар куюны диния нәзарәте хуплаган


Таттелеком оешмасы Татарстан мәчетләрендә өстәмә камералар урнаштыруга аңлатма сораган Азатлык хатына җавап бирде.

"Татарстан башкаласы мәчетләрендә видеокүзәтү камераларын урнаштыру тәкъдиме Казан имам-мөхтәсибләре тарафыннан хупланган һәм мөселманнар мәнфәгатендә эшләнә", дип белдерде Азатлыкка Таттелеком оешмасы. Оешма фикеренчә, камераларны урнаштыру мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый.

Видеокүзәтү хезмәте Таттелеком башкарган заманча хезмәтләрнең берсе булып тора диелә оешма хатында. "Бу юнәлештә иң мөһим проектларның берсе "Имин шәһәр" дип атала, ул Татарстан министрлар кабинеты карары һәм Татарстанның Иминлек шурасы һәм террорга каршы комиссия утырышы протоколы нигезендә башкарыла", дип җавап бирә оешма.

Оешма "өстәмә камералар башка диннәр гыйбадәтханәләрендә урнаштырылачакмы?", дигән сорауга җавап бирмәде. Бары тик "Имин шәһәр" проектының 2019 елда мәдәни һәм дини объектларда иминлек тәэмин итү максаты белән әзерләнүе турында гына языла. "Татарстан мөселманнары диния нәзарәте шул рәвешле Казан мәчетләрендә мөселманнар иминлеген тәэмин итү чараларын күрә", диелә хатта.

Таттелеком һәр мәчеттә элемтә өчен кешеләр исемлеген диния нәзарәтеннән алуын белдерде. Таттелеком камераларны Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы соравы нигезендә урнаштыра.

Азатлыкның төп сорауларына оешма җавап бирмәде. Аерым алганда, яңа камераларның элегрәк урнаштырылган видеокүзәтү системыннан ни белән аерылганы, яңа камераларның Русиянең Федераль иминлек хезмәтенә һәм башка тәртип саклау оешмаларына мәгълүмат тапшыру-тапшырмавы, камераларның кеше йөзен тану системына тоташу-тоташмавы турында сорауларга җавап бирелмәде.

Элегрәк Азатлык Таттелеком оешмасының Казан мәчетләрендә яңа камералар урнаштыру нияте турында язган иде. Азатлык сөйләшкән имамнар сүзләренчә, өстәмә камераларны Федераль иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы кушуы белән куялар. Әлеге хәл Кытайдагы кебек мөселманнарны күзәтү өчен башкарылырга мөмкин дип әйтүчеләр дә бар.

Адвокат Руслан Нәгыев мәчетләрдә өстәмә күзәтү камералары урнаштыруның канунилыгын аңлатуны сорап Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать юллады.

Таттелекомнан тыш безнең редакциядән рәсми сораулар Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә дә җибәрелде. Бу язма әзерләнгәндә җаваплар әле килмәгән иде.

XS
SM
MD
LG