Accessibility links

Русия президенты идарәсе каршында Павел Устиновны яклап пикет уза


Павел Устинов
Павел Устинов

Мәскәүдә Русия президенты идарәсе бинасы каршында хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаепләнеп хөкем ителгән актер Павел Устиновны яклап пикет уза. 

Павел Устиновны яклау чарасында йөздән артык кеше тора дип хәбәр ителә. Алар арасында Устиновның хезмәттәшләре: актерлар Александр Паль һәм Никита Кукушкин, режиссер Александр Молочников һәм башкалар бар. Чарада катнашучылар чират белән президент идарәсе ишеге янына плакат тотып баса. Плакатта "Павел Устиновка азатлык" дип язылган.

17 сентябрьдә Мәскәүдәге мәхкәмә актер Павел Устиновны өч ярым ел гомум тәртипле колония җәзасына хөкем итте. Аны Мәскәүдә 3 августта Пушкин мәйданында Росгвардия хезмәткәренә карата көч куллануда гаепле дип таныдылар. Тикшерү мәгълүматынча, тоткарлаган вакытта Устинов каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең кулбашын каймыктырган. Устивнов гаебен танымый. Аның сүзләренчә, чарада ул катнашмаган, метро янында дустын көтеп торган. Бу хәл төшерелгән видеода Росгвардия хезмәткәрләре урамда басып торучы Устиновны аяктан егып резин таяк белән кыйный башлый, Устинов бернинди каршылык күрсәтми. Әмма бу мәхкәмә бу видеоны исәпкә алмады.

Устиновка карата хөкем карары җәмәгатьчелектә киңкүләм ризасызлык уятты. Актерлар, режиссерлар һәм Русия мәдәнияте эшлеклеләре аны яклап чыкты. Алар интервьюлар бирде, кайберләре социаль челтәрәрлә "Я/Мы Павел Устинов" дип язылган постлар урнаштырды. Әлеге хәлне алар "Медуза" журналисты Иван Голуновны яклау чарасы белән чагыштыра.

Актерлар Павел Устиновны кичекмәстән иреккә җибәрүне таләп итә һәм мондый хәлгә һәркем дучар булырга мөмкин дип искәртә.

Чарада катнашучылар арасында актер Ринал Мөхәммәтов та булган.

Бүген Устиновның адвокаты Дмитрий Чешков әле хөкем карарына каршы аппеляция мөрәҗәгате тапшырганлыгын белдерде. Ул шулай ук җәмәгатьчелекнең теләктәшлеге бу хөкем карарын гамәлдән чыгарырга ярдәм итәр дип өметләнүен белдерде.

18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсендә Устинов эшенә охшаш Айдар Гобәйдуллин эше каралды. Мәхкәмә прокуратураның Айдарны читкә китмәү шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгару мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. Гобәйдуллин Росгвардия хезмәткәрләренә таба пластик шешә атуда гаепләнә.

XS
SM
MD
LG