Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актерлар һәм режиссерлар Павел Устиновны яклап чыкты


Павел Устинов
Павел Устинов

Актерлар, режиссерлар һәм Русия мәдәнияте эшлеклеләре хезмәттәшләре Павел Устиновны яклап чыкты. 16 сентябрьдә мәхкәмә Устиновны протест чарасында Росгвардия хезмәткәренә көч куллану өчен өч ел ярымга колониягә хөкем итте. 

Актер Александр Паль Павел Устиновка каршы эшне "тулысынча ялганга корылган", "башбаштаклык" дип атады һәм аны яклап флешмоб игълан итте. Чарага актерлар Никита Ефремов, Равшана Куркова, Александр Петров, Григорий Добрыгин, Ирина Горбачева, Светлана Устинова, Иван Твердовский, Анна Чиповская, Никита Кукушкин, Павел Табаков, Юлия Пересильд, Павел Попов, Таисия Вилкова, Валерий Смекалов кушылды. Кайберләре социаль челтәрәрлә "Я/Мы Павел Устинов" дип язылган постлар урнаштырды. Әлеге хәлне алар "Медуза" журналисты Иван Голуновны яклау чарасы белән чагыштыра.

Актерлар Павел Устиновны кичекмәстән иреккә җибәрүне таләп итә һәм мондый хәлгә һәркем юлыгырга мөмкин дип искәртә.

"Гоголь үзәге" театры актеры Никита Кукушкин "пропаганда проектлары" тәкъдим итүче киноширкәтләр, продюсерлар һәм режиссерлар белән хезмәттәшлек итмәскә чакырды.

Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры режиссеры Александр Молочников театр җәмәгатьчелеге Павел Устиновның гаепсезлегенә ышана дип белдерде. "Журналистлар Голуновны, рэперлар Хаскины саклап калды. Әйдәгез сәхнәгә баш ияргә чыкканда булса да дәшми калмыйк", диде ул.

Дүшәмбе Мәскәүнең кимендә дүрт театрындагы спектакльләр Павел Устиновны яклау мөрәҗәгатьләре белән тәмамланган.

Элегрәк Мәскәүнең "Сатирикон" театры сәнгать җитәкчесе Константин Райкин үзенең элекке студенты Устиновка карата хөкем карары "гаделсез" һәм "дөреслеккә туры килми" дип атады.

Кичә Мәскәүдәге мәхкәмә актер Павел Устиновны өч ел ярымга гомум тәртипле колониягә хөкем итте. Аны Мәскәүдә 3 августта Пушкин мәйданында Росгвардия хезмәткәренә һөҗүм итүдә гаепле дип таныдылар. Тикшерү мәгълүматынча, тоткарлаган вакытта Устинов каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең кулбашын каерган. Устивнов гаебен танымый. Аның сүзләренчә, чарада ул катнашмаган, метро янында дустын көтеп торган. Устиновның гаепсез икәнен дәлилләүче видеоны хөкемдар караудан баш тарткан.

XS
SM
MD
LG