Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр Русиядә урта сыйныфның тормыш дәрәҗәсе түбәнәюен белдерә


Соңгы биш ел дәвамында Русиядәге урта сыйныфның реаль керемнәре кими бара. Урта сыйныфка кертеп каралган кешеләрнең бары җиде проценты гына бу катлау өчен хас сыйфатларга тулысынча ия диелә.

Русиядәге урта сыйныф вәкилләренең кереме 2014 елдан башлап кимүгә таба бара дип белдерә Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе фәнни-тикшеренү институты галимнәре. Уку йортында узган урыс-француз конференциясендә бу хакта профессор Наталия Тихонова сөйләгән. РБК аның хисабында яңгыраган кайбер саннарны китерә.

Бүген Русия халкының 38,2 процентын урта сыйныфка кертеп карыйлар. Әмма әлеге катлау өчен хас булган бөтен сыйфатларга аларның бары җиде проценты гына туры килә. Шул ук вакытта әлеге җиде процентка керүчеләрнең дә бу катлаудан төшеп калу куркынычы бар. Мәсәлән, бер бала туу гаиләнең керемен 1,5 тапкыр киметә, ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләдә тормыш дәрәҗәсе дүрт тапкыр түбәнәя. Пенсиягә чыгу да урта сыйныфның керемнәре кискен рәвештә кимүгә китерә.

Русиядә югары белем алганнар саны арта, ә эш урыннары җитәрлек түгел диелгән хисапта. 2000-2017 еллар арасында югары белемле эшсезләр саны 1,5 тапкыр арткан һәм 2017 елга ул 20,6% тәшкил иткән. Югары белемле кешеләрнең күбесе үз белгечлегендә эшләми, урта сыйныф вәкилләре өчен эш урыннары сыйфаты начарая, аларның социаль якланмавы үсә бара дигән Тихонова.

Күптән түгел уздырылган сораштырулар күрсәткәнчә, русияләрнең 40 проценты үзләрен фәкыйрь дип бәяли. Сораштурыда катнашканнарның күпчелеге нормаль яшәү өчен кешенең айлык кереме уртача 38,1 мең сум булырга тиеш дип саный. Әмма аларның узган айдагы уртача кереме 16,8 мең сумнан артмаган. Үзләре өчен җитәрлек дип санаган керемне русияләрнең җиде проценты гына ала.

XS
SM
MD
LG