Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 40 проценты үзләрен фәкыйрь дип бәяли


Әгәр һәр гаилә әгъзасының кереме 12,5 мең сумнан ким икән, димәк, бу гаилә фәкыйрьлектә яши дип кабул итә русияләр. Респондентларның 40 проценты керемнәре әлеге субъектив чиктән түбәнрәк дип белдерә. 

Фәкыйрьлекнең "субъектив чиге" хакимиятләр билгеләгән яшәү минимумыннан (11,2 мең сум) 11,6 процентка югарырак. Левада үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, нормаль яшәү өчен гаиләдә бер кешегә 38,1 мең сум кирәк. Тикшерүдә катнашкан респондентларның узган айда керемнәре нормаль дип бәяләнгән саннардан 2,3 тапкыр ким булган - 16,8 мең сум.

Үзләре өчен нормаль дип тоелган керемне русиләрнең җиде проценты гына ала.

Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә 2019 елның икенче чирегендә фәкыйрьлек чигендә 18 милионнан артык кеше яшәгән. Бу илдәге халыкның 12,7 проценты. Былтыр шушы чорда русияләрнең 12,5 проценты яшәү минимумыннан кимрәк керемле булган.

XS
SM
MD
LG