Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: 18 миллионнан артык русияле фәкыйрьлек чигендә яши


Русиядә 2019 елның икенче чирегендә фәкыйрьлек чигендә 18 милионнан артык кеше яшәгән. Былтыргы чор белән чагыштырганда арту күзәтелә. Росстат моны яшәү минимумы күрсәткеченең инфляциягә карганда күбрәк артуы белән аңлата.

Русиядә керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган кешеләр саны арткан. Росстат 27 августта чыгарган мәгълүматларга караганда, 2019 елның икенче чирегендә 18,6 млн русияле фәкыйрьлек чигендә яшәгән. Бу илдәге халыкның 12,7 проценты. Былтыр шушы чорда русияләрнең 12,5 проценты яшәү минимумыннан кимрәк керемле булган.

Росстатта моны яшәү минимумы күрсәткеченең инфляциягә карганда күбрәк артуы белән аңлаталар. Аның күләме былтыргы белән чагыштырганда 7,1 процентка артып, 11 185 сумга җитте. Шул ук вакытта еллык рәсми инфляция биш процент тәшкил итте.

Әгәр яшәү минимумы күләме инфляция күләменә арттырылган булса, фәкыйрьлек дәрәҗәсе 12,1 процент кына булыр иде диләр. Бу 2018 елгы күрсәткечтән кимрәк.

Президент Владимир Путинның "май фәрманнарына" ярашлы 2024 елга Русиядә гомер озынлыгы артырга һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсе кимергә тиеш. Хөкүмәттә әлеге фәрманнарны үтәү өчен сигез трлн сум акча кирәк дип исәпләп чыгардылар.

Русия хезмәт министрлыгы документларында язылганча, агымдагы ел ахырына кадәр фәкырь русияләр саны 20 процентка кимергә тиеш. Киләсе елга фәкыйрьләр саны бөтен халыкның 10 процентыннан артмас дип фаразлана. 2024 елга кадәр бу күрсәткеч акрынлап 6,6 процентка калырга тиеш. Әмма майда Хисап пулаты 2019 елда русияләрнең реаль керемнәре кимүен дәвам итә, фәкыйрьлек дәрәҗәсен планлаштырылган дәрәҗәдә киметеп булмас дип белдерде.

XS
SM
MD
LG