Фәкыйрьлектә яшәүче русияләр саны 2019 ел ахырына 19,3 млн кешедән 15,3 млн кешегә калырга тиеш. Бу хакта Русия хезмәт министрлыгы документларында әйтелә. Министрлык планнары белән "Известия" танышкан.
План-графикта әйтелгәнчә, агымдагы ел ахырына кадәр хәерче ватандашлар саны 20 процентка кимергә тиеш. Киләсе елга фәкыйрьләр саны бөтен халыкның 10 процентыннан артмас дип фаразлана. 2024 елга кадәр бу күрсәткеч әкренләп 6,6 процентка кадәр җиткерелергә тиеш.
Мондый күрсәткечләргә министлыкта төрле түләүләрне арттыру, иминият пенсиясен инфляция дәрәҗәсеннән күтәрү, яшәү минимумына яраклаштырып минималь хезмәт хакларын арттыру белән ирешмәкчеләр. Моннан тыш, социаль килешү төзү дигән төшенчә дә барлыкка киләчәк. 2024 елга бу килешүне фәкыйрьләрнең якынча 35 проценты имзалар дип көтелә.
Социаль килешү кеше яки гаилә эшкә урнашса, яңа һөнәр өйрәнсә яки үз эшен ачса, аңа акча бирүне күз уңында тота. Килешү төзегәннән соң бер ел узгач, гаиләләрнең яртысы фәкыйрьлек чигеннән чыга диелә. Басма искәртүенчә, фәкыйрьләрнең 35 проценты (6,5 млн кеше) белән килешү төзү өчен 250 млрд сум акча кирәк булачак. Рәсми саннар әлегә юк, акча күләмен һәр төбәк үзе билгеләячәк диелә.
Шулай ук хәерчелекне киметү чаралары арасында балалы гаиләләргә ярдәм итү, бала карау ялында утыручы әниләргә бушлай яңа белгечлеккә укыту да бар.
Әмма экспертлар бер ел эчендә хәерчеләр санын 4 миллион кешегә киметеп булмас дип фаразлый. Кайбер белгечләр моңа керемнәре яшәү минимумыннан бик азга гына түбәнрәк булган халык белән эшләгәндә генә ирешеп булырга мөмкин дип саный.
Президент Владимир Путинның "май фәрманнарына" ярашлы 2024 елга Русиядә гомер озынлыгы артырга һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсе кимергә тиеш. Хөкүмәттә әлеге фәрманнарны үтәү өчен сигез триллион сум акча кирәк дип исәпләп чыгардылар.
Күптән түгел Росстан чыгарган мәгълүматларга караганда, Русия гаиләләренең 79 проценты теге яки бу финанс авырлыклар турында белдергән. Көненә бер тапкыр булса да ит яки балык ризыклары ашый алмаучы гаиләләр 10,1 процент тәшкил итә. Гаиләләрнең 35,4 процентының һәр ел фасылына ике пар аяк киеме алу мөмкинлеге юк.