Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русия гаиләсенә очын-очка ялгап яшәр өчен кимендә 58,5 мең сум керем кирәк


Русия гаиләләренең 79 проценты теге яки бу финанс авырлыклар турында белдергән. Көненә бер тапкыр булса да ит яки балык ризыклары ашый алмаучы гаиләләр 10,1 процент тәшкил итә.

Иң кирәкле әйберләрне сатып алыр һәм "очын-очка ялгап яшәр" өчен Русия гаиләсендә кимендә 58,5 мең сумлык айлык керем кирәк. Бу хакта Росстат мәгълүматына сылтанып, РБК яза.

Сораштыруда катнашучыларның 79 проценты теге яки бу финанс кыенлыклар турында белдергән, аларның 14 проценты "зур кыенлыклар" кичерүе турында әйткән. Ике ел элек мондый кыенлыклар турында гаиләләрнең 84,6 проценты сөйләгән булган.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, яшь гаиләләргә яшәү өчен иң кирәкле әйберләргә аена 68-69 мең сум кирәк, ә тулы булмаган гаиләләргә - 62,5 мең сум. Күп балалы гаиләләргә аена 82 мең сум кирәк. Пенсионерлар гаиләләре аена 38,3 мең җитә дип белдергән.

Көненә бер тапкыр булса да ит яки балык ризыклары ашый алмаулары турында гаиләләрнең 10,1 проценты белдергән, ә 21,1 процентының үзләре теләгәндә җиләк-җимеш алырга мөмкинлеге юк.

Гаиләләрнең 35,4 процентының һәр ел фасылына ике пар аяк киеме алу мөмкинлеге юк, һәр дүртенече гаилә туган көн, Яңа ел яки башка бәйрәмнәргә кунаклар чакыра алмый.

11 процент гаилә яшәү өчен кирәкле дарулар сатып алырга акча җитми дип белдергән.

Русия гаиләләренең яртысы елына бер атнага булса да кая да булса барып ял итү мөмкинлегеннән мәхрүм.

Росстат исәпләүләренә караганда, 2018 елда Русиядә бер кеше кереме аена уртача 32,6 мең сум тәшкил иткән.

Тикшерү былтыр көз уздырылган, анда Русиянең 60 мең хуҗалыгы катнашкан.

2014 елдан русияләрнең керемнәре 11 процентка кимегән. 2019 ел башына бу күрсәткеч түбәнгә тәгәрәвен дәвам иткән, гыйнварда халыкның реаль керемнәре былтыргы шул чор белән чагыштырганда, 1,3 процентка кимегән.

Президент Владимир Путинның "май фәрманнарына" ярашлы 2024 елга Русиядә гомер озынлыгы артырга һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсе кимергә тиеш. Хөкүмәттә әлеге фәрманнарны үтәү өчен сигез триллион сум акча кирәк дип исәпләп чыгардылар.

XS
SM
MD
LG