Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 36 проценты яңа фирка оешуын тели, 23 яңа фирка барлыкка килергә мөмкин


Екатерина Дунцова
Екатерина Дунцова

Яңа фиркаләр әлегә теркәлү үтә. Алар арасында Ржев шәһәрендә яшәүче журналист Екатерина Дунцованың "Рассвет" фиркасе һәм Донецки фетнәчеләренең элекке лидеры Игорь Стрелков тарафдарларының "Русская весна" фиркасе дә бар.

Хәзерге вакытта Русиядә 23 фирка теркәлү үтә. Моңа "Голос" хәрәкәте игътибар иткән.

Фиркалар оешулары турында барысы да Юстиция министрлыгына 2023 елда хәбәр иткән, оешу җыены уздыру өчен бер ел вакытлары бар. Ике булачак фирка берничә гариза тапшырган, аларның гаризаларын Юстиция министрлыгы аерым карый диелә. Дәгъва итүчеләр арасында Ржев шәһәрендә яшәүче журналист Екатерина Дунцованың "Рассвет" фиркасе һәм Донецки фетнәчеләренең элекке лидеры Игорь Стрелков тарафдарларының "Русская весна" фиркасе дә бар.

Дунцова да, Стрелков та Русия президентына намзәт булмакчы иде. Русия үзәк сайлау комиссиясе Екатерина Дунцованы президентлыкка намзәт буларак теркәмәде. Стрелков тикшерү изоляторында утырганга документлар имзалый алмады.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, 2024 елның мартында үткән президен сайлауда бишенче тапкыр Владимир Путин җиңде. Өч атнадан соң, Russian Field социологик үзәге үткәргән сораштыруда катнашкан русияләрнең 36 проценты Русиядә хәзерге фиркаләргә альтернатив булырдай яңа фирка кирәк дип белдергән.

"Голос" искәртүенчә, югарыдан хуплау булмаса, фиркане теркәүгә өмет юк диярлек. "Социаль сораштыруларның нәтиҗәләрен президент хакимиятендә дә күрәләр һәм үзгәрешләр теләүчеләрнең ни кадәр күп булуын аңлыйлар", дип яза "Голос".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG