Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта мәктәп укучысы йомышын үтәп "мәңгелек ут"ны сүндергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар мемориал янына икәүләп киләләр: бер бала басып кына тора.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә ике мәктәп укучысын полиция эзли - аларның берсе Җиңү мәйданында "мәңгелек ут"ка йомышын үтәгән.

29 апрель көнне булган әлеге хәлнең видеосы күп кенә Telegram-каналларда таралды. Видеода күренгәнчә, монумент янына велосипедта ике малай килә. Аларның берсе мәңгелек ут янына килеп баса, икенчесе исә ыштанын төшереп, мәңгелек утка йомышын үти. Ут сүнә һәм балалар мемориал яныннан ашыгып китеп бара.

Telegram-каналларда аларны полиция эзли дип тә яздылар, инде табылганнар дигән хәбәрләр дә бар. Әмма Стәрлетамакта булган бу хәлгә бәйле әлегә рәсми белдерүләр булмады.

Быел 4 март кичендә Уфадагы Якутов исемендәге паркта да 2008 елгы үсмерләр төркеме "мәңгелек ут"ны сүндергән иде. "Җирләү урынын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылды.

  • Берничә ел элек Татарстанның Зәй шәһәрендә Икенче дөнья сугышы гаскәриенә багышланган һәйкәл янган иде. Җинаять кодексының 243нче маддәсе 2нче бүлеге, "а" һәм "б" бүлекчәләре нигезендә эш ачылды, бу өлешләр ватанны саклап һәлак булганнарның истәлегенә куелган объектларны юк итү яки аларга зыян салу очракларын күздә тота.
  • Һәйкәл янында "мәңгелек ут" та булган. Янгын кичендә һәйкәл тирәсендә кешеләр булган, алар ботаклар яндырган, ботакларның берсе һәйкәлгә тигән дип сөйләде "БИЗНЕС Online" чыганагы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG