Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәйдә гаскәри һәйкәле янганнан соң җинаять эше ачылган


Зәйдә янган һәйкәл. (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе фотосы).
Зәйдә янган һәйкәл. (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе фотосы).

Зәй шәһәрендәге "азат итүче гаскәри" һәйкәле узган елда гына куелган була. Аны куйган ширкәт һәйкәл янгынга бирешми торган материалдан эшләнгән дип ышандырган.

Татарстанның Зәй шәһәрендә Икенче дөнья сугышы гаскәриенә багышланган һәйкәл янганнан соң билгесез затларга каршы җинаять эше ачылган. Бу эш Җинаять кодексының 243нче маддәсе 2нче бүлеге, "а" һәм "б" бүлекчәләре нигезендә ачылган, бу өлешләр ватанны саклап һәлак булганнарның истәлегенә куелган объектларны юк итү яки аларга зыян салу очракларын күздә тота.

Татарстан прокурорының медиалар белән эшләүче ярдәмчесе Руслан Галиев белдергәнчә, тикшерү эшләрен шәһәр прокуратурасы үз контроленә алган.

Зәйдә сугыш каһарманнарына һәйкәл Җиңүнең 75 еллыгына куелган булган. Һәйкәлне урнаштырган ширкәт ул янгынга бирешми торган материалдан эшләнгән дип ышандырган. Ләкин, гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр иткәнчә, монумент 11 минут эчендә янып көлгә әйләнгән.

Прокуратура һәйкәлне урнаштырган вакытта килешүдә каралган шартлар үтәлгәнме-юкмы икәнен тикшерә. Янгынга бирешми торган материал куллланганда технологияләр үтәлүе дә тикшерелә. Шулай ук янгынның нидән килеп чыкканы да ачыклана.

Һәйкәл янында Мәңгелек ут та бар диелә. 16 март кичендә һәйкәл тирәсендә кешеләр булган, алар ботаклар яндырган, ботакларның берсе һәйкәлгә тигән дип сөйләгән "БИЗНЕС Online" чыганагы. Хәзерге вакытта күзәтү камералары төшергән видео өйрәнелә диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG