Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада үсмерләр кар атып "мәңгелек ут"ны сүндергән, җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

4 март кичендә Уфадагы Якутов исемендәге паркта 2008 елгы үсмерләр төркеме "мәңгелек ут"ны сүндергән. "Җирләү урынын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылган. Биредә 1918 елда инкыйлаб хәрәкәтендә һәм гражданнар сугышында катнашып, Совет хакимияте җиңүе өчен көрәшкәннәр күмелгән диелә.

Уфада үсмерләр Иван Якутов исемендәге парктагы "мәңгелек ут"ны сүндергән. Бу хакта республика тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр, дип җиткерә "Аспекты".

Җинаять кодексының 244нче маддәсе нигезендә (җирләү урынын мәсхәрәләү) җинаять эше ачылган.

Тикшерү фаразынча, 4 март кичендә Якутов исемендәге паркта үсмерләр төркеме кар ярдәмендә "мәңгелек ут"ны сүндергән. Ул инкыйлаб хәрәкәтендә һәм гражданнар сугышында катнашып, Совет хакимияте җиңүе өчен көрәшкән, 1918 елда биредә күмелгәннәр истәлегенә багышланган мемориаль комплексның бер өлеше булып тора. Элегрәк ТАСС Уфадагы бу хәлнең видеосын чыгарган иде.

Куәт оешмалары вәкилләре җинаятькә катнашы булганнарны ачыклаган. Аларның 2008 елда туган берничә үсмер булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта алар белән тикшерү эшләре алып барыла диелә.

  • Берничә ел элек Татарстанның Зәй шәһәрендә Икенче дөнья сугышы гаскәриенә багышланган һәйкәл янган иде. Җинаять кодексының 243нче маддәсе 2нче бүлеге, "а" һәм "б" бүлекчәләре нигезендә эш ачылды, бу өлешләр ватанны саклап һәлак булганнарның истәлегенә куелган объектларны юк итү яки аларга зыян салу очракларын күздә тота.
  • Һәйкәл янында "мәңгелек ут" та булган. Янгын кичендә һәйкәл тирәсендә кешеләр булган, алар ботаклар яндырган, ботакларның берсе һәйкәлгә тигән дип сөйләде "БИЗНЕС Online" чыганагы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG