Accessibility links

Уфа һәм тагын дистәдән артык шәһәрдә Навальный штабларында тентүләр уза


Архив фотосы
Архив фотосы

Полиция Русиянең дистәдән артык шәһәрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный тарафдарларында тентүләр уздыра. Тентүләр Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондының акча юу белән бәйле җинаять эшен тикшерү кысаларында оештырыла. 

Сишәмбе иртән полиция Алексей Навальныйның Уфа, Сарытау, Самар, Екатеринбур, Ярославль, Чиләбе, Новокузнецки, Дондагы Ростов шәһәрләрендәге штабларына килгән. Бу хакта "ОВД-Инфо" яза.

Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов Белгород, Воронеж, Ижау, Кемерово, Владивосток, Чабаксар һәм Ставропольдәге тентүләр турында хәбәр итә.

"ОВД-Инфо" мәгълүматына караганда, тентүләр вакытында техника алына. Екатеринбурда Навальный штабы хезмәктәре Виктория Райхны сорау алуга китергәннәр. Владивостокта штабның элекке координаторы Владимир Дубовский тоткарланган дип хәбәр итә "Интерфакс".

"Ачык медиа" хәбәренчә, тентүчеләр сәясәт белгече Федор Крашенинниковка да килгәннәр. Аның элекке хатыны Полина Грейсман Навальный штабында эшләгән. Крашенинниковның компьютерын алып киткәннәр.

Август башында Тикшерү комитеты акча юу маддәсе нигезендә фондка каршы җинаять эше ачты. Тикшерү мәгълүматына караганда, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный нигез салган фонд хезмәткәрләре 2016-2018 елларда "рубль һәм чит ил валюталарында зур күләмдә акча алган", аны "өченче затлар" Мәскәүдә Cash-in һәм Recycling банкоматлары аша берничә банкның исәпләренә күчергән. Тикшерү эше барышында 100дән артык физик һәм юридик затның хисаплары туңдырылды.

Сентябрь башында әлеге җинаять эшен тикшерү кысларында бөтен Русиядә тентүләр узды. Полиция 30лап шәһәрдә Навальный тарафдарларына килде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG