Accessibility links

Татарстанда 41 яшьлек ир-ат элекке хатынын, үги улын һәм ике яшьлек үз баласын үтерүдә шикләнелә


Татарстан кешесе 38 яшьлек хатынын, 19 яшьлек үги улын һәм ике яшьлек улын пычак кадап үтерүдә шикләнелә. Беренчел мәгълүматларга караганда, моның сәбәбе көнләшү булган.

Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе Менделеевски шәһәрендә яшәүче Айнур Харисовка карата җинаять эше кузгаткан. 3 декабрь төнендә ул исерек хәлдә элеккеге хатыны гаиләсенә пычак белән хөҗүм иткән, 38 яшьлек хатыны, 19 яшьлек үги улы авыр яралардан һәлак булган. Ике яшьлек улы ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Бу хакта Тишерү комитетының матбугат хезмәте хәбә итә.

Айнур Харисов моңа кадәр дә урлау һәм кыйнау маддәләре нигезендә өч тапкыр хөкемгә тартылган була. Элегрәк ул исерек килеш үзенең эченә пычак кадаган дип хәбәр ителә. Харисовның хатыны социаль яклау оешмасында эшләгән, хәмер белән мавыкмаган.

Тикшерү комитетытының Татарстан идарәсе вәкиле "Бизнес-онлайнга" сөйләгәнчә, 3 декабрь төнге өчләр тирәсендә Харисов Менделеевски шәһәрендәге фатирда элеккеге хатынына, үги улына һәм кечкенә улына пычак белән авыр тән җәрәхәтләре ясый. 12 яшьлек тагын бер үги улына ул бүлмәдә бикләнергә куша. Яшүсмер тәрәзәдән чыгып качып, ярдәм чакыра. Полиция килгәндә хатын һәм аның олы улы инде үлгән була, ике яшьлек бала хастаханәгә барып җитә алмыйча, җан бирә.

Харисов җинаять урыныннан качса да, полиция хезмәткәрләре аны тотып, кулга ала. Ул җинаятьне көнләшү аркасында кылганын әйткән.

  • Counting Dead Women Russia мәгълүматларына караганда, быел сигез ай эчендә Русиядә ирләре яки партнерлары кулыннан 850 хатын-кыз үлгән.
  • Русиядә гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесе әзерләнә. Ләкин аңа каршы булучылар да бар.

XS
SM
MD
LG