Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаиләдә көч куллануга каршы канун: кем хуплый һәм кем каршы


Архив фотосы
Архив фотосы

25 ноябрь дөньяда хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү өчен көрәш көне буларак билгеләнә. Хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү турында БМО декларациясе 1993 елның 20 декабрендә кабул ителгән. Аның максаты — дөньяның төрле илләрендә хатын кызларны көчләүне, хатын-кызларга карата гаиләдә һәм башкача көч куллануларны бетерү.

Русия, Европа шурасы әгъзаларыннан, гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил булып тора. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.

Октябрьдә канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Дума депутатлары аңа "эзәрлекләү" төшенчәсе өстәгән. Өлгене думага 2019 ел ахырына кадәр кертергә җыеналар.

Узган шимбә Татарстанның Биектау районы Каймар авылындагы Кирилл Белозерский чиркәвендә "Сорок сороков" праваслав хәрәкәте активисты Егор Ланин гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенә ризасызлык белдереп келәүдә катнашты.

Гаиләдә көч куллануга каршы келәү узачагы социаль челтәрләрдә алдан ук игълан ителүгә карамастан, бу гыйбадәттә аны оештырган Егор Ланиннан һәм ике чиркәү әһеленнән башка бүтән катнашучы булмады. Соңгы икесе үзләренең гадәти чиркәү гыйбадәтенә килүләрен әйтте.

Чиркәү рухание Софроний уздырган өч сәгатьтән артык барган келәүдән соң Ланин "Сорок сороков" праваслав хәрәкәтенең ни өчен гаиләдә көч куллануга каршы канун белән килешмәвен аңлатып Азатлык сорауларын җаваплады.

Чиркәү эчендә фотога, видеога төшерү, Егор Ланин белән әңгәмә иеромонах Софроний рөхсәтен алып башкарылды. Чиркәү җаваплысы үзе дә әңгәмәне күзәтеп, сорау-җавапларны янда тыңлап торды.

Кыйный — димәк яратамы? Татарстанда гаиләдә көч куллануга каршы дога кылдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

Егор бу праваслав хәрәкәт нидән гыйбарәт?

— “Сорок сороков” праваслав хәрәкәтенең исеме үк 1917 елга кадәр булган Мәскәүдәге чиркәүләр санын символлаштырып тора. Ягъни революциягә кадәр Мәскәүдә 1600 чиркәү булган. Бу хәрәкәт Мәскәүдә яшәүче праваслав активист Андрей Кормухин тарафыннан большевиклар чорында җимерелгән чиркәүләрне яңадан торгызу максатыннан корылган.

Бүген Русиянең кайбер шәһәрләрендә гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенә ризасызлык белдереп пикетлар, кайберләрендә Казандагы кебек келәүләр узырга тиеш иде. Бу акцияләр нинди максаттан оештырылды?

— Бу көннәрдә Русия думасында гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесе тикшерелә. Бу канун өлгесен кайбер шәхесләр думада актив рәвештә кабул иттерергә тырыша. Алар күбесенчә ЛГБТ оешмаларында торучыларны тәшкил итә. Мондый шәхесләр алар урыс праваслав халкына булганы кебек Аллаһка да ят шәхесләр. Мин үзем дә, хәрәкәт тә әлеге канун өлгесенә каршы булуыбызны әйтер идем.

Конкрет бу канун өлгесенә тукталып үтсәк?

— Бу канун өлгесе кабул ителеп канунлашкан очракта, ювеналь юстиция Русиядә теләсә кайсы өйгә килеп гаиләдә көч куллануга каршы профилактик чаралар үткәрә алачак дигән сүз. Русия җинаять кодексында көч куллануга, көч кулланучыларга каршы барлык инструментлар бар бит инде. Безнең оппонентлар көч кулланудан соң гына полициягә барып гариза язырга мөмкин дип әйтергә мөмкиннәр. Әмма без аларга статистика мәгълүматларын китерә алабыз. Һәм моннан чыгып бер ел эчендә гаиләдә көч куллану очраклары чагыштырмача бик аз санда дип әйтә алам.

Мин конкрет үз кызымнан мисал китерәсем килә. Минем кечкенә кызым бар. Ул 13-14 яшенә килгәч бер көн кайтып миңа, әти минем 30 яшьлек егетем бар, без аның белән аерым фатирда яши башлыйбыз, дисә мин нишләргә тиеш? Әлбәттә иң башта кызымнан ул егетнең телефонын сорап башта аның белән, аннан кызым белән бер утырып сөйләшергә тиеш булам. Әгәр канун кабул ителә икән, минем үз кызыма, аның ул егет белән аерым яши башлавына каршы чыгуым, гаиләдә көч куллану булып саналачак. Көч кулланучы булып - ул егет түгел, ә кызына шул егет белән бергә яшәүне тыйган әти кеше саналачак.

Ә хәзер Русиядә бу канунны кем һәм нигә кабул иттерергә тели дигән сорау туа. Әлбәттә инде болар дошманнар. Алар башта бу канунны кабул иттерәчәкләр, аннан бер җенесле ике кешенең өйләнешүен таләп итәчәкләр.

Сез бу кануннарны илнең дошманнары кабул иттерергә тели дидегез. Кемнәр алар бу дошманнар?

— Ил эчендәге дошманнар.Икенче дөнья сугышында дошман билгеле иде. Аның максаты да билгеле иде. Һәм без аңа каршы тора алдык. Хәзер исә эчке дошманнарны беркем күрә алмый. Алар шыпырт кына бу кануннарны кабул иттерергә телиләр. Аллага шөкер Русия өчен, традицион гаилә кыйммәтләре өчен җан аткан кешеләр бу канунны сизеп алып тавыш күтәрделәр. 23 ноябрьдә Русиянең күп кенә шәһәрләрендә митинглар, пикетлар үтте яисә чиркәүләрдә келәүләр узды.

Егор Ланин
Егор Ланин

Бу канунны кабул итә калсалар, сез ниләр эшләячәксез?

— Борын борыннан Русиядә “Минем йортым — минем ныгытмам" дигән әйтем булган. Бу канун кабул ителә икән ювеналь юстиция, яисә опека органнары сезнең өйгә килеп профилактика чаралары уздырырга мөмкиннәр. Практикада бер миллионга ун гына көч куллану күзәтелә икән бу нәрсәгә кирәк? Димәк алар һәр гаиләгә тоталь күзәтү булдырырга телиләр. Алар кешеләрнең үз өйләрендә булса да ирекләре булуын теләмиләр. Менә нинди максатлары бар аларның. Алар тоталь контроль булдырырга телиләр.

Димәк дәүләт үз халкы өстеннән тоталь контроль булдырырга тели дип аңларгамы?

— Әйе, профилактика күренеше астында тоталь контроль. Ягъни мин бер әти кеше буларак тәртип бозган кызымны почмакка бастырып куя алмаячакмын дигән сүз. Бу канунга бер мин генә каршы чыкымйм, ә Русиянең инде бер миллион кешесе каршы чыга. Шәт бу мәгълүмат югарыларга кадәр барып җитәр дә бу кануны өлгесен кабул итүне туктатырлар дип ышанам. Мин беркемгә дә ярлык тагасым килми, әмма гомумән алганда бу канун өлгесе халыкка каршы булган канун өлгесе дип исәплим.

Сез кызым бар дип әйттегез, әгәр сезнең кызыгызга карата алга таба аның гаиләсендә көч кулланыла кала икән, сез нәрсә эшләр идегез?

— Бу сорауга бер яклы гына җавап бирүе кыен. Әгәр кызыма берәр нәрсә була икән, аңа зыян бирүчегә мине физик көч кулланудан беркем дә тыя алмастыр мөгаен.

Бераз алдарак, бу канун өлгесе кабул ителсә сез ниләр эшләячәксез дип сораган идем...

— Бу канунны кабул итә калалар икән без тагын да активрак эшләргә тиеш булабыз. Халыкка бу турыда күбрәк җиткерәчәкбез. Бүгенге чаралар әле Русия буенча беренчеләре генә. Бүгенгә кадәр пикетлар гына булган иде. Бүген инде күбрәк чаралар. Әмма бу максимум дип әйтерлек түгел. Әгәр безне ишетмиләр икән, без бары тик кануный юллар аша үз максатыбызга ирешергә тырышачакбыз.

Ничек уйлыйсыз, хатын-кызларга каршы гаиләдә көч кулланалар икән, алар кайдан ярдәм сорарга тиешләр?

— Беренче чиратта полициягә, полиция реакция күрсәтми икән проуратурага барырга тиешләр дип уйлыйм. Прокуратурадан да ярдәм булмаса ир туганнарны, әтиләрне җәлеп итергә кирәк. Төрле ситуацияләр була бит. Полициягә мөрәҗәгать итәсең, полиция ни сәбәптәндер реакция күрсәтми. Мин шәхсән прокуратураның реакциясе булмаган очрак белән очрашмадым.

Әйтегез әле, бүгенге гыйбәдәттә сез Аллаһтан нәрсә сорадыгыз?

— Гаиләләрне ныгытуны, хакимияттәге кешеләргә, бу канун өлгесен лоббилаучыларга акыл бирүне сорадым. Бу канун өлгесен кабул иттерергә теләүчеләр алар бит Русиянең дошманнары. Русия патриоты бу кану өлгесен яклый алмый.

Русия думасы депутатлары халыкның дошманнары булып чыгамы сезнеңчә?

— Әйе шулай булып чыга. Алар мөгаен моны рәхмәт өчен генә эшләмиләр. Зур ихтимал алар моның өчен нинди дә булса фондлардан акчалар алалардыр. Советлар берлеге таркалгач та булды бит шуундый хәлләр. Ниндидер “Сорос” фондлары, Европа фондлары мазар. Ул кешеләр тиктомалдан гына берни дә эшләмиләр. Без генә ул тиктомалдан эшлибез. Ә алар акча өчен эшлиләр. Һәм бу акчалар Русия бюджетыннан бирелми.

—​ Сез әйткән депутатлар конкрет кемнәр алар?

— Ялгышмасам ул депутатларның берсенең исеме Оксана Пушкина. Ул һаман нигәдер тынычлана алмый. Пушкина элегрәк тә бу канун өлгесен кабул иттерергә теләп йөрде, хәзер дә актив рәвештә эш алып бара. Миңа аның исеме дә фамилиясе дә кызык түгел, минем өчен бу канун өлгесенең кабул ителмәве мөһим.

—​ Сезнеңчә бу канун өлгесен кабул иттермәүнең нинди юлы бар?

— Әлегә бу канун өлгесен кабул итмәделәр бит. Беләсезме, бүген мин монда килеп сезне күргәч гаҗәпләндем. Сезне мин чакырмаган идем бит. Сез бу турыда кызыксынып бу мәгълүматны халыкка җиткерү өчен үз теләгегез белән килгәнсез булып чыга.

Хәзерге вакытта безнең иң зур проблем — бу турыда кешеләрнең белмәве. Журалистлар язып чыга икән бу теманы, бу хәл турында меңнәрчә кеше беләчәк.

—​ "Сорок сороков" хәрәкәте алга таба Казанда бу канун өлгесенә каршы митинг, пикетлар оештырырга җыенамы?

— Әйткәнемчә бүген менә шундый чаралар үттте. Ике атна элек үз социаль челтәрләребездә координаторларыбыз яшәгән шәһәрләрдә буласы чаралар турында язган идек. Тик нигәдер Казанда кешеләр реакция күрсәтмәделәр. Бәлки аңлап бетермәделәр. Аңласалар ышанып калам ки, күпчелеге бу канунөлгесенә каршы булачак. Бүгенге чаралардан соң да бу канун өлгесен алга этәрү туктамаса без масштабларны арттырачакбыз. Кирәк икән пикетлар да оештырачакбыз. Әгәр дә думада бу канун өлгесен тикшерү туктатыла икән безнең өчен мәсъәлә чишелгән булачак.

* * *

"Сорок сороков” хәрәкәте үзләрен, праваслав динен тотучы һәм актив гражданлык позициясендә булучыларны берләштерүче платформага җыючы дип атаган иҗтимагый хәрәкәт. 2013 елда композитор Андрей Кормухин һәм спортчы Владимир Носов тарафыннан корылган. Төп максатлары — праваслав чиркәүләрне төзүне яклау. Хәрәкәтнең чиркәүләр төзүгә каршы чыгучыларга, ЛГБТ вәкилләренә һәм кайбер фильмнарга карата агрессив позициядә торулары белән билгеле.

* * *

Шушы канун өлгесенә карата фикерләрен сорап мөселман руханиларына да мөрәҗәгать иттек.

"Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Алмаз Мөхлисов:

Алмаз Мөхлисов
Алмаз Мөхлисов

"Бу канун өлгесенә уңай карыйбыз. Ләкин сак булырга кирәк. Кайбер хатын-кызлар ирләрен кыйнамаса да кыйнады дип ялган кулланмасын иде. Җентекләп тикшерү булырга тиеш. Явыз ният, мисал өчен, малына хуҗа булу өчен ире өстеннән шикаять бирә торган булса, куркыныч. Чынында ире кыйный икән, дин моңа каршы.

Исламда гаиләдә көч куллану тыела. Рәнҗетү, сугу, кыйнау ул гөнаһ санала, чөнки ул гаиләне таркатуга китерә. Ислам динендә гаилә таркалуны Аллаһ рөхсәт итә, әмма ул Аллаһның иң теләмгән гамәле — аерылышу. Матур гаиләдә тәрбияләнгән сабыйлар да бәхетле булалар. Аннары бит балаларны да кыйнау ярамый, бары тәрбия йөзеннән әкрен генә сугып алу гына рөхсәт ителә. Рәнҗетү һич ярамый.

Гаиләдә көч куллану дигәндә нигездә ирнең хатынын гына кыйнау турында сүз бара. Ә бит хатынның да иргә карата көч куллануы булырга мөмкин. Ике якның да кыйнау, рәнҗетү булмаска тиеш", ди.

"Туган авылым" мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин:

Илнар Зиннәтуллин
Илнар Зиннәтуллин

"Руслар бит "кыйный, димәк ярата" диләр. Русиядә гаиләдә көч куллану бик киң мәгънәдә аңлашыла. Мисал өчен, ире хатынын кыйнаган икән, полициядә нигездә аны карап та тормыйлар, чөнки ире салып кайтып хатынын кыйный да икенче көнне алар инде дуслаша, урыс халкының менталитеты шундый бит.

Дин ягыннан караганда, хатын-кызга да, ир кешегә дә кул күтәрү ярамый. Ә инде балаларга килгәндә, анда менә проблем туарга мөмкмн. Тәрбия йөзеннән баланың арт якларына сугып алсаң, ислам дине моны рөхсәт итә. Ә инде канун керсә, моны бала кыйнау дип аңларга мөмкиннәр.

Канун бер яктан яхшы, чөнки хатын-кызларны, әти-әниләрне яклый торган канун булачак. Ә инде балаларга килгәндә, бу балаланы гаиләдән алуга сәбәп булырга мөмкин.

Икенче яктан караганда, кешене кыйнамска, зыян китермәскә, кимсетмәскә дигән кануннар бар бит инде. Ни өчен тагын өстәмә канун кабул итәргә.

Гаиләдәге көч куллану очракларын да шул гомум кануннар нигезендә карарга кирәк. Монда проблем канунда түгел, ә полициядә. Кануннар арттыру җинаятьләр санын да арттыра. Бу канунны үз файдасында кулланырга да мөмкиннәр.

Мөселман гаиләсендә ир хатынын кыйнаса, хатын әти-әнисе, туганнары янына барырга һәм алар аңа ярдәм итәргә тиеш".

XS
SM
MD
LG