Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:19

Татарстанда узган елның ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Татарстан золымга дучар хатын-кызларга ярдәм итәрдәй психологларга кытлык кичерә. Русия думасында хатын-кызга беренче тапкыр көч кулланган өчен җәзаны йомшарту кануны карала.

19 гыйнвар Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты якын туганнарына карата беренче тапкыр көч куллануны җинаять эше түгел, административ тәртип бозу дип караган канун өлегесен икенче укылышта кабул итәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге өлге думада 11 гыйнвар беренче укылышта хупланган иде.

Бу документны башта думага хатын-кыз депутатлар Ольга Баталина һәм Ольга Окунева тәкъдим итте, федерация шурасы әгъзалары Галина Карелова һәм Зинаида Драгункина да канун кабул ителсен дип тырышып йөри.

Әлеге канун кабул ителеп, көч куллану күбәюгә этәргеч булмасмы? Хокук яклаучылар, кеше хокуклары вәкилләре гаиләдә хатын-кызларны җәберләү очраклары артканны белдерә.

Татарстанны алсак, узган елның соңгы ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Шуларның 150сендә ханымнар авыр җәрәхәтләрдән үлгән. 2015 елда 5790 хатын-кыз гаиләсендә золым күрүдән зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткән булган.

"28 еллык гомеремне психолог кына үзгәртмәс"

"Ирем яңа ел бәйрәмнәрендә дә баш күтәрмичә эчте. Бер тыныч көнем юк. Әле бүген генә токмач җәеп яткан җиремнән, уклавымны кулымнан йолкып алып аркама сукты", дип сөйләде Азатлыкка Кайбыч районының бер авылында гомер итүче Ләмига ханым (аның үтенече белән исеме үзгәртелде). 28 ел яшиләр алар, өч бала үстергәннәр. Өч улы да өйләнгән, үз гаиләләре белән башка җирдә көн күрәләр.

Авыл халкы алдында хур булыргамы?

"Талаша башласак, дәшмим, аның саен котыра. Кияүгә чыгып яши башлаганнан бирле, кибеттән бер кечкенә пакет көнбагыш алып ашарга да ярамады, "акчаны юк-барга туздырасың", дип кыйнады. Балаларга перәнек, кәнфит ише әйбер алсам да, шул пакет белән башыма бәрә-бәрә кыйный иде. Югыйсә, шул әйберне үзе дә ашый бит. Бервакыт "Дружба" пычкысының чылбыры белән кыйнады, гәүдәмне күтәрә алмый ничә көн яттым", дип яшьле күзләрен сөртеп сүзен дәвам итте хатын.

Ләмига ханым бер тапкыр да полициягә мөрәҗәгать итмәгән. "Ничек үз балаларымның атасын төрмәгә утыртыйм инде?" дип уйлаган. "Ә хәзер авыл халкы алдында хур булыргамы? Кеше теленә керсәң. Аннары, әнә, бер хатынның ире төрмәдә утырып кайтты да, дуслары белән көчләп үтерде", дип ул үз якларындагы аянычлы язмышларны барлый. Шулай да, элекке вакытлар белән чагыштырганда хәзер көч куллануның кими төшкәнен әйтә.

Азатлыкның "Ник аерылмыйсыз?" дигән соравына ханым: "Бу салган йортны ташлап китеп, кая барам мин? Картаябыз бит инде, барысын да өр-яңадан башлар вакыт түгел", диде. Ярдәм сорап психологка да барырга җыенмый ул, 28 еллык гомеремне ниндидер психолог кына үзгәртәсенә ышанмыйм ди.

"Авырлы килеш буа башлагач, өйдән чыгып качтым"

Азатлык иреннән качып, туганнарында яшәүче тагын бер яшь ханым белән очрашты.

"Ирем бик каты эчкәнгә, аннан аерылып эшемдәге үземнән берничә яшькә кечерәк хезмәттәшемә кияүгә чыктым. Авырга узуым булды, тәмугка төшкәндәй яши башладым. Урамда ир затыннан берәр таныш кеше белән исәнләшсәм дә, өйдә гауга купты, ирем мине төрлечә җәберләде – чәчтән фатир буйлап өстерәп йөрүләр, берсе дә калмады.

Ирем мине, авырлы хатынын, ярсып буа башлагач кына өйдән чыгып качтым да авылдагы туганнарыма киттем. Баланы аныкы дип яздырыргамы-юкмы, белмим. Минем һәр мизгелем үзем өчен генә түгел, балам өчен дә куркып уза", дип сөйләде әлеге ханым.

Архивтагы фото
Архивтагы фото

"Яклаучысыз түгеллегемне аңлагач, сугудан тыела башлады"

"Ирем белән бергә 20 елга якын яшәдек. Өч балабыз бар. Тора-бара бергә торып булмау ачыкланды. Ирем кул күтәрә башлады. Өйдән китеп вокзалда кунып йөргән, дусларга сыенган чаклар да булды", дип сөйләде Азатлыкка Нурия исемле бер ханым. Ул психологик ярдәм күрсәтә торган үзәкләр барлыгын белмәгән, "Фатыйма" үзәге турында ишеткән булган, эзләп караган, әмма тапмаган.

Нормаль хатыннар сугып яңаклары каерылып төшкәч кенә полициягә бара

"Дус кызымның әнисе киңәшләре белән булышты, рәхмәт аңа. Ирем кул күтәреп суккан саен полициягә гариза язарга кушты ул. Шактый каты кыйналгач полиция чакыртырга туры килде. Тагын бер тапкыр кул күтәргәч тагын бардым. Шунда ирем: "Нормаль хатыннар сугып яңакларын каерып төшергәч кенә полициягә бара", диде. Ләкин полиция сөйләшүгә чакырганда куркудан үзенең бите тартыша иде. Ул минем бөтенләй яклаучысыз түгеллегемне аңлагач, кул күтәреп сугудан тыела башлады. Аннары без тынычландык, тагын өч елдан килешеп кешеләрчә аерылдык", дип сөйли Нурия ханым.

"Хатын-кыз, беренче чиратта, рухи ярдәмгә мохтаҗ"

Казандагы "Альфа" хокукый киңәш бирү оешмасы җитәкчесе Сирин Зарипов Нурия полициягә мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгән дип саный. "Җәберләүгә дучар хатын-кызлар теләсә-кайсы вакытта прокуратурага, Русиянең кеше хокуклары вәкиленә, якындагы полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итә ала", ди Зарипов.

Нүрия ханым сүзләренчә, ире кыйнаган хатын-кызлар, беренче чиратта, рухи, психологик ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ.

"Гаиләсендә көч куллануга тарыган хатын-кыз шок хәлендә була, чөнки җәмгыятьнең язылмаган кагыйдәләре аны түзәргә, "чүп-чарны тышка чыгармаска" өнди. Үзенә кул күтәргән кеше белән бер түбә астында яшәргә, көндәлек эшләрне башкарырга, балаларны тәрбияләргә кирәк була. Шулай итеп, ул чыгып та китә алмый, көч кулланып үзен яклый да алмый. Ир кеше "йодрык уйната" торган гаиләләрдә, кагыйдә буларак, хатын-кыз үз-үзен түбән бәяли, яисә гаиләсендә әти-әнисе арасында шундый мөнәсәбәтләр күреп, шуны норма дип үскән була", ди Нурия ханым.

Архивтагы фото
Архивтагы фото

Ярдәм сорап кая барырга?

Ире кыйнаган, җәберләгән, кешечә яшәргә мөмкинлек бирмәгән хатын-кызларга Казанда һәм республикада сыеныр, ярдәм сорар урын бармы?

Татарстан башкаласында балалар, үсмерләр, сукбайлар, хуҗасыз йорт хайваннары өчен яклау урыннары бар, Юдино бистәсендә хәтта сыерларны тернәкләндерү һәм аларны сыендыру үзәге дә эшли. Әмма башкалада хатын-кызлар өчен мондый үзәкләр юк дәрәҗәсендә.

Татарстанда золым күргән хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма булган, моннан 20 ел элек ачылган "Фатыйма" кризис үзәгенең телефоннары эшләми булып чыкты.

Казанның Ямашев урамында "Өмет" ("Надежда") кризис үзәгенә караган "Добро даром" дигән фонд урнашкан. Тик оешманың интернеттагы сәхифәсендә күрсәтелгән телефон да дәшми.

Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурова Азатлыкның "Республикада авыр хәлдә калган, көч кулланылган хатын-кызларга психологик, юридик һәм башка төрле ярдәм күрсәтә торган үзәкләр бармы, алар кайда урнашкан, йә булмаса сезгә турыдан-туры мөрәҗәгать итәләрме?" дигән соравын җавапсыз калдырды.

Хатын-кызлар оешмалары хокук яклыймы?

Татарстанда хатын-кызларны берләштерүче берничә оешма бар: Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкләгән депутат хатын-кызларның "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева рәислек иткән "Русия хатын-кызлары"ның республикадагы иҗтимагый оешмасы, Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге Дөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы.

Әлеге оешмаларның утырышларында әле моңа кадәр гаиләдә хатын-кызларга көч куллануны туктату турында сөйләшкәннәре, ниндидер чаралар күрүне хәл иткәне булмады.

Кадрия Идрисова
Кадрия Идрисова

Идрисова Азатлыкка кыйналган ханымнардан "безгә андый мөрәҗәгатьләр килми" дип кенә белдерде. Узган ел 150 ханымның җәбер-золымнан үлүенә карата: "Мин бу саннардан үзем дә шаккатып утырам. Бәлки ул татар менталитеты белән бәйледер, татарда авызың кан белән тулы булса да, төкермә диләр бит", кенә диде.

Мөслимә хатын-кызлар оешмалары да хатын-кызларның хокукларын яклау мәсьәләсенә катышмауны хуп күрә. Татарстандагы хатын-кызлар оешмалары күпчелек калфак, аш-су, мода мәсьәләләрен генә күтәрә.

Татарстанда психологларга кытлык

Республиканың һәр районындагы социаль яклау бүлегенә караган социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә психологлар эшләргә тиеш. Азатлык бу психологларның гаиләдә золымга дучар хатын-кызларга ярдәм күрсәтү-күрсәтмәвен ачыклый алмады.

Азнакай районында психологлар өчәү, әмма Азатлык шалтыраткан көнне берсен дә эш урынында тотып булмады. "Кайсы отгулда, кайсы чирли, кайсы "просто юк" дип җавап бирде телефонны алган ханым.

Актаныш районында социаль яклау бүлекчәсе җитәкчесе Дилбәр Әнвәрова: "Психологыбыз юк, ярты ел бала табу ялында инде", диде.

Теләче районы психологы Гөлшат Зиннәтова да "больничныйда" булып чыкты.

Балтач районында да социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог урыны буш. "Тагын бер психолог бар, әмма ул сезнең сорауларга җавап бирә алмый, чөнки әле генә эшли башлады", диде үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева.

Әтнә районында да психолог урыны бер ел буш тора икән.

Мөслим районында да урын буш. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлзирә Сәлахова: "Июньдә яңа профстандартлар кертелде, хәзер без психолог итеп эшкә бу өлкәдә югары белеме булган кешеләрне генә ала алабыз. Аңа кадәр эшләгән психологыбыз ул стандартларга туры килмәү сәбәпле, эштән китте", диде.

Минзәлә районында штатта ике психолог каралган икән. Аның да берсе бала табу ялында булып чыкты. Психолог булып эшләүче Наталья Кудряшова эш дәверендә кыйналып яшәүче хатын-кызлар белән беркайчан да очрашмавын әйтте.

Кайбыч районы хезмәт, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева районнарда психологлар җитмәвен, бу өлкәдә белем алучылар булса да, эшләргә атлыгып тормауларын әйтте.

Җиде мең сум хезмәт хакына яшьләр ризалашмый

"Безнең социаль ярдәм күрсәтү үзәгендәге психолог бала табу ялына китте, ике ай инде урыны буш тора, әмма эшкә килергә теләүче юк. Беренчедән, белем мәсьәләсе. Авылларда психолог белеме алып кайтучылар юк диярлек. Аның белемен дә алырга була, әмма бу һөнәргә ия булу өчен белем генә җитми. Зирәклек, тормыш тәҗрибәсе, кешене тыңлый белү сәләте дә булырга тиеш. Икенчедән, бүген безгә яшь белгеч кайта икән, ул кулына 7 мең сум хезмәт хакы алып эшләргә тиеш була. Андый аз хезмәт хакына яшьләр ризалашмый.

Психолог җитмәү ул безнең райондагы проблем гына түгел, башкаларда да шул хәл күзәтелә. Министрлыктан якын районнардагы психологлар белән эшләргә кушалар яки Казан белән эшләгез, диләр. Күңеле тулып килеп кергән кешене күрше районга яки Казанга чыгарып җибәреп булмый бит. Бездәге һәр хезмәткәр өлешчә шул психолог ролен үти инде", ди Чулпан ханым.

Төрле илләрдә көч куллануга дучарларның хәле ничек?

Азатлык төрле илләрдәге хатын-кызларның хәле, көч кулланылганда аларның ничек яклау табуы белән кызыксынды.

Эльмира Исрафилова-Тәйран
Эльмира Исрафилова-Тәйран

Эльмира Исрафилова-Тәйран, Төркия:

– 2012 елда Төркиядә, бик җентекле тикшерелеп, хатын-кыз золымына каршы канун кабул ителде. Монда гаиләсендә золым күргән хатын-кыз бөтен яклап дәүләт ярдәменә таяна ала. Психологик ярдәм, үзенә генә түгел, балаларына да сыену урыны, яшәү урынын алмаштыру, адвокат ярдәме күрсәтелә.

Канунда көч куллануга дучар булу турында хәбәр итү өчен бернинди медицина белешмәсе дә, шаһит та, дәлил дә кирәк түгел икәне ассызыклана. Җәза жинаятьнең авырлыгына карап бирелә. Әмма хатыннан золым турында хәбәр алынуга, золым күрсәтүчене гаиләдән ераклаштыру яисә 10 тәүлектән 6 айга кадәр сак астына алу карары чыгарыла. Әгәр жинаять авыр булса, мәхкәмә карары нигезендә озаграк вакытка иректән мәхрүм ителәләр.

Статистика мәгьлүматларына күрә, Төркиядә 2016 елда 10 хатын-кызның дүртесе гаиләдә золым күргән, ә бу миллионлаган хатын-кыз дигән сүз. Әлеге хәл Төркиянең көнчыгышында күбрәк. Анда әле һаман да кызларны бала килеш кияүгә бирәләр. Бу тема монда иң еш күтәрелгән темаларның берседер.

Аида Алиева
Аида Алиева

Аида Алиева, "Азәрбайҗан балалары берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары:

– Хатын-кызлар мөрәҗәгать итсә, әлбәттә, аның нинди кыенлыкка дучар булуына карап булышабыз. Гадәттә хокукый ярдәм сорап, психолог яисә медицина ярдәменә мохтаҗлар безгә килә. Матди яктан булышырга да туры килә. Азык-төлек, кием, бала киемнәре, мәктәп өчен кирәк-яраклар белән ярдәм итәбез. Без кыенлыкка очраган хатын-кызларга вакытлыча сыену урыны бирәбез. Бездә алар ике ай тора ала, шул арада проблемнарын чишәргә тырышалар.

Элина Паули
Элина Паули

Элина Паули, Павлодар өлкәсе депутаты, Казакъстан:

– Павлодарда көч куллануга дучар хатын-кызлар өчен үзәк эшли. Бу үзәктә өендә кыйналу аркасында торыр урынын ташлап чыккан хатын-кызлар, барыр җире булмаганнар ярты елга кадәр яши ала. Казакъстан башкаласы Астанада да шундый ук үзәк бар. Көч куллану, яисә көч куллану куркынычы булу сәбәпле авыр хәлдә калган затлар өчен сыендыру үзәге дип атала ул.

Алимә Сәлахетдинова
Алимә Сәлахетдинова

Алимә Сәлахетдинова, өч бала анасы, Канада:

– Ирләр Канадада хокуксыз диярлек. Бер сүз бар бездә: Канадада – беренче урында балалар мәнфәгате, икенче урында – хатыннар. Өченче урында – хайваннар һәм аларның хокуклары, аннан соң гына ирләр килә. Гаилә таркалу, аерылышу ише әйбер булса, барысы да хатын-кыз ягында, ирләр монда мескен хәлдә.

Мәдинә Әпсәләмова
Мәдинә Әпсәләмова

Мәдинә Әпсәләмова, Кушма Штатлар:

– АКШта хатын-кызның хокуклары бик күп, балалы булса бигрәк тә. Бер таныш американ хатын бар иде, бер генә балалы. Ире баласының йомшак җиренә бер-ике тапкыр каты итмичә генә сугып алган. Полиция килеп, иргә бала яшәгән өйгә әллә ничә метрдан да якынрак килмәскә дип тыю куйды. Эшләгән акчасының бик зур өлешен хатыны белән баласына биреп барды.

Хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче үзәкләр дә бар. Торырга урын табарга, эшкә урнашырга, балалар бакчасына түләргә булышалар. Хокукый яктан да ярдәм итәләр. Америка бик консерватив ил һәм гаилә институты монда бик нык. Америкада яшәүче хатыннарның өчәр, дүртәр бала табу очраклары бик еш. Өстәвенә алар бит әле өйдә утыра. Зур шәһәрләрдә күбесе эшли, ә бәләкәйрәк җирләрдә бик күбесе бала тудырып өйдә утыра.

Обама вакытында, 2013 елда канун кабул ителеп, теркәлми яшәгән хатыннар өчен дә җиңеллек китерелде. Ә элек илдә легал яшәмәгән хатыннар кыйналса да, полициягә барырга курка иделәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG