Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаиләдә көч куллану турында канун өлгесенә "эзәрлекләү" төшенчәсе кертелгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Ел ахырына кадәр кадәр Русия думасына гаиләдә көч куллануга каршы канун кертелергә мөмкин. Русия Европа шурасында мондый кануны булмаган бердәнбер ил.

Русия думасы депутатлары гаиләдә көч куллану турында канунга "эзәрлекләү" төшенчәсе керткән. Бу хакта РБК хәбәр итә. Төзәтмәләр документның ахыргы версиясендә исәпкә алыначак дигән басмага канун өлгесе авторларының берсе, депутат Оксана Пушкина.

Эзәрлекләүләр дип корбан үзенең иминлеге өчен куркыныч хисе тойган гамәлләр аңлатыла. Аерым алганда, телефоннан сөйләшүләр, өченче затлар аша элемтәгә керү, зыян күрүченең укыган, эшләгән һәм яшәгән урынына килү булырга мөмкин.

Моннан тыш, канун өлгесенә корбанга якынаюны тыючы күрсәтмәләр кертү дә тәкъдим ителә. Күрсәтмәне беренче тапкыр бозу өчен депутатлар администартив җаваплылык, кабаттан бозу өчен - җинаять җаваплылыгы кертү кирәк дип саный.

Канун өлгесенә кертелгән төзәтмәләр шулай ук гаиләдә көч куллануны кисәтү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмаларга корбанның ризалыгыннан башка хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итүне тыя. Хокук яклаучылар полициягә көчләү корбаннырының 10 процентыннан 30 процентына кадәре генә мөрәҗәгать итә ди.

"БМО - хатын-кызлар" оешмасы Елена Мезенцева сүзләренчә, мондый тыю әлеге очраклар нигезендә җинаять эшләре ачылмаячак дигәнне аңлата.

  • Русия Европа шурасы әгъзаларыннан гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.
  • Октябрьдә канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Аны Думага 2019 ел ахырына кадәр кертергә җыеналар.
  • 16 ноябрьдә Оксана Пушкина канун өлгесе авторларына социаль челтәрләрдә яныйлар дип белдерде.
  • Counting Dead Women Russia мәгълүматларына караганда, быел сигез ай эчендә Русиядә ирләре яки партнерлары кулыннан 850 хатын-кыз үлгән.

XS
SM
MD
LG