Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаиләдә көч куллану өчен җәзаны йомшартучы канун икенче укылыштан узды


Русия Дәүләт Думасы гаиләләрдә беренче тапкыр көч куллануны административ эш итеп кенә карау турындагы канун өлгесен икенче укылышта хуплады.

Чәршәмбе Русия Дәүләт Думасы гаиләдә көч куллану турындагы канун өлгесен икенче укылыштан уздырды. Әлеге документка ярашлы якын туганнарга карата беренче тапкыр көч куллану җинаять эше түгел, административ тәртип бозу дип каралачак. Кыйнау турында икенче тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соң гына җинаять эше ачылырга мөмкин.

Канун өлегесе 11 гыйнварда беренче укылышта хупланган иде.

Бу канун өлгесен башта Думага хатын-кыз депутатлар Ольга Баталина һәм Ольга Окунева тәкъдим итте, Федерация Шурасы әгъзалары Галина Карелова һәм Зинаида Драгункина да бу канун кабул ителсен дип тырышып йөри.

Элегрәк Human Right Watch һәм Amnesty International халыкара хокук яклау оешмалары һәм Европа Берлегенең баш секретаре Турбьёрн Ягланд Русия депуталарын әлеге канун өлгесеннән баш тартырга чакырган иде. Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, документ гаиләдә көч куллану корбаннарын яклаучысыз калдырачак.

Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә көч кулланып кылынган җинаятьләрнең яртысы гаиләдә була.

Татарстанда узган елның соңгы ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Шуларның 150сендә ханымнар авыр җәрәхәтләрдән үлгән. 2015 елда 5790 хатын-кыз гаиләсендә золым күрүдән зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткән булган.

Шул ук вакытта Татарстанда ирләреннән золым күргән хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче оешмаларның булмавы, психологларга кытлык булуы да ачыкланды.

XS
SM
MD
LG