Accessibility links

Русия хөкүмәте гаиләдә көч куллану проблемы күпертелгән дип саный


Архив фотосы
Архив фотосы

Хакимиятләр Русиягә гаиләдә көч куллану турында аерым канун кирәкми дигән нәтиҗәгә килгән. 

Русия хөкүмәте гаиләдә көч куллануны "җитди проблем" дип карамый һәм аның масштаблары илдә "шактый күпертелгән" дип саный. Бу хакта Русия юстиция министрлыгының Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә җавабында әйтелә дип яза "Коммерсантъ".

2019 елның җәендә Страсбург мәхкәмәсе Русия хакимиятләренә дүрт хатын-кызның эше нигезендә сораулар җибәрде. Русиядә яшәүче әлеге хатын-кызлар хакимиятләрнең аларны гаиләдә кыйнаулар һәм дискриминациядән яклый алмауларына зарланган иде. Алар арасында ире тарафыннан кул чуклары чабып өзелгән Маргарита Грачева да бар.

Мәхкәмә, аерым алганда, Русиядә гаиләдә көч куллану өчен җәза бирүнең кануни нигезләре бармы, хакимиятләр проблемның зурлыгын һәм җитдилеген таныймы, илдә хатын-кызлар хокуклары бозылуның системлы проблемы бармы дип сораган.

Хөкүмәтнең Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәрелгән җавабында Русиядә "көч куллану зыян күрүченең җенесенә карамый хөкем ителә, ул шулай ук гаилә әгъзалары, партнерлары яки өченче затлар тарфыннан башкарылуына да бәйле түгел" диелә.

Моннан тыш, Русия хакимиятләре гаиләдә көч куллану вазгыятендә дискриминациядән күбрәк ирләр зыян күрә дип фаразлый, чөнки алар очрагында хатын-кызлардан яклау сорау гадәткә кермәгән.

Документ авторлары Русиягә гаиләдә көч куллану турында аерым канун кирәкми дигән нәтиҗәгә килгән.

  • Русия Европа шурасы әгъзаларыннан гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.
  • Октябрьдә гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Аны Думага 2019 ел ахырына кадәр кертергә җыеналар.
  • 16 ноябрьдә Оксана Пушкина канун өлгесе авторларына социаль челтәрләрдә яныйлар дип белдерде.
  • Counting Dead Women Russia мәгълүматларына караганда, быел сигез ай эчендә Русиядә ирләре яки партнерлары кулыннан 850 хатын-кыз үлгән.

XS
SM
MD
LG