Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә һәр икенче хатын-кыз гаиләдә көч куллану корбаны булудан курка


Русиядә хатын-кызларның яртысы гаиләдә көч куллану корбаны булудан курка, 43 проценты хокулары бозылуы турында белдерә.

Русия хатын-кызларының 49 проценты гаиләдә көч куллану корбаны булудан курка. Моны Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруы күрсәтә.

Сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 38 проценты илдә хатыннар җенси булмаган көч куллануларга дучар дигән. 25 проценты җенси көчләүләр, 24 проценты җенси мөнәсәбәтләргә этәрергә омтылулар турында белдергән.

Русия хатын-кызларының 43 проценты үзләренең хокуклары еш кына кысыла дип саный.

ВЦИОМ сораштыруы 4 декабрьдә 18 яшьтән өлкән 1600 респондент арасында уздырылган.

2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты. Кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москалькова әлеге канунны хата дип атады.

XS
SM
MD
LG