Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйрия рейтингында Русия 126 ил арасыннан 117нче урында


Дөнья хәйрия рейтингында Русия 117нче урынны алган. Charities Aid Foundation халыкара хәйрия фонды төзегән исемлеккә барлыгы 126 ил кергән. 

Ел саен Gallup оешмасы тарафыннан төрле илләрдә яшәүчеләрдән аларның хәйрия эшендә никадәр актив катнашуы хакында сораштыру уздырыла. Кешеләрдән аларның мотаҗларга акчалата һәм башка төрле ярдәм күрсәтүләре, волонтерлык белән шөгыльләнүләре турында сорыйлар. Сораштыру нәтиҗәләренә карап, һәр илгә процентларда баллар бирелә.

Charities Aid Foundation оешмасы 10 ел дәвамында бу юнәлештә тикшеренүләр алып бара һәм ел саен илләр исемлеген төзи. Әлеге игълан ителгән рейтинг ун еллык нәтиҗәләрне чагылдыра. Ә еллык рейтингта узган елда Русия 110нчы урынны алган, һәм бу илнең дистә ел эчендә иң яхшы күрсәткече булып тора.

Хәйрия белән иң күп шөгыльләнүче дип Америка Кушма Штатлары халкы танылган. Иң ярдәмчел кешеләр яшәүче илләр бишлегендә шулай ук Мьянма, Яңа Зеландия, Австралия һәм Ирландия дә бар.

Исемлектә Русиядән түбәнрәк дәрәҗәдә бары тугыз ил - Хорватия, Черногория, Болгария, Литва, Фәләстәйн, Сербия, Йәмән, Юнанстан һәм иң соңгы урында Кытай бар.

XS
SM
MD
LG