Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл мәйданда Куштауны яклап акция уздыручыларны полиция тоткарлаган


Кызыл мәйдан
Кызыл мәйдан

Куштау шиханын якларга чакырып Кызыл мәйданда видео төшергән вакытта башкорт активистлары Рәмилә Сәетованы һәм аның хезмәттәшен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Куштау шиханын якларга чакырып, Кызыл мәйданда видео төшергән вакытта башкорт активистлары Рәмилә Сәетованы һәм аның хезмәттәшен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда хокук яклаучы Рәмилә Сәетова социаль челтәрдә язды.

Активист сөйләвенчә, алар Кызыл мәйданга чыгып, 17 декабрьгә ниятләнгән урам чарасына кешеләр чакырыр өчен ролик төшерергә җыенганнар. Куштау шиханын яклап уздырылырга тиешле бу митинг әлегә хакимият белән килештерелмәгән ди Сәетова. Роликны төшергән вакытта активистлар янына полиция килеп, "сез Кызыл мәйданның махсус сак тәртибен боздыгыз" дигәннәр.

"Безнең тирәдә бик күп кеше бернинди чикләүсез видео төшерә иде, араларында Кытай кешеләре дә бар. Кызыл мәйданда ниндидер чикләүче корылмалар да, туристларга чикләүләр булуы хакында хәбәр итүче бер язма да юк", дип язган Сәетова.

Ул шулай ук полиция хезмәткәре хезмәттәшемнең паспортын алды, дигән. Полиция хезмәткәре бу гамәлен "канунда күрсәтелгән очракларда паспортны алырга ярый" дип аңлаткан, "канун – ул мин", дигән.

Шуннан соң башкорт активистларын Китай-город полиция бүлегенә алып китеп анда паспортларының күчермәләрен алганнар.

"Ләкин алар безнең нинди канун бозганыбызны әйтә алмадылар. Безне бер сәгать тә тотмыйча җибәрделәр", ди Сәетова.

Октябрь ахырында Куштау шиханын саклап калуга чакырып уздырылган чаралар ешайды. "Башкорт" оешмасы тәкъдиме белән аның тарафдарлары Русия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә Куштауны сакларга чакырган язулар тотып фото, видеога төшеп флешмоб ясады.

30 ноябрдә Башкортстаның Үрнәк авылында берничә дистә кеше кулларын тотышып, Куштау янында фотога төште. Ялгыз пикетлар республиканың төрле район һәм авылларында да узды.

1 декабрь Уфада "Башкорт" оешмасы Куштау шиханын яклап җәмәгатьчелек җыены уздырды. Оешма активистлары шиханнарны яклауда дөнья җәмәгатьчелеге ярдәмен сорарга кирәк дип белдерде.

3 декабрьдә "Башкорт" оешмасы офисына прокуратура һәм республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре тикшерү белән килде.

XS
SM
MD
LG