Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә шикләнелүченең хатыны ирен төрмәдә азаплаулары турында белдерде 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тоткын Фәррух Мәхкәмовның тәнендә азаплау эзләрен адвокат күреп калган һәм аның хатынына сөйләгән. Кеше түзмәслек газаплаулар тәэсирендә ирем тикшерүче кәгазьләренә кул куярга мәҗбүр булган диде хатыны.

Русиядә террорчыл дип танылган һәм тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлеге белән бәйле рәвештә тоткарланган Фәррух Мәхкәмовның хатыны ирен Төмәндә тикшерү изоляторында азаплаулары турында сөйләде. Бу турыда "ОВД-инфо" яза.

Җәмиля Магомедова әйтүенчә, Фаррухның тәнендәге азаплау эзләрен аның янына СИЗОга килгән адвокаты күреп алган. Адвокат сөйләгәнчә, тоткынны кыйнаганнар, электр тогы белән азаплаганнар, арт юлына билгесез сыеклык агызганнар һәм көчләү белән янаганнар.

Адвокат сүзләренчә, хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре шул ысуллар белән Мәхкәмовтан икенче бер шикләнелүче – Марат Сәйбатталовны "Хизб ут-Тәхрирнең" җирле бүлеген оештыручы дип тануына ирешергә теләгәннәр.

"Кеше түзмәслек рәхимсез газаплаулар тәэсирендә ирем тикшерүче һәм аның ярдәмчеләре сузган кәгазьләргә кул куярга мәҗбүр булган", дигән Магомедова.

Аның сүзләренчә, башка тоткыннар да азаплаулар нәтиҗәсендә ялган мәгълүмәткә кул куярга мәҗбүр булган.

Төмән өлкәсе ФСБ идарәсе 18 ноябрьдә Төмән шәһәрендә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында тора дип саналган 10 кешенең фатирларында тентү уздырды. Тентүдән соң Фәррух Мәхкәмов фатирында "кан эзләре табылган".

Аноним чыганак мәгълүмәтенә караганда, Шахбоз Мәхмүдов һәм Ринат Хәйруллинны тоткарлаганнан соң аларны ток белән газаплаганнар, Мәхкәмовны кыйнаганнар.

  • "Мемориал" хокук яклау үзәге "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына кагылышы булуда шикләнелгән кешеләрнең исемлеген чыгарды. 3 декабрьгә анда 312 кеше кертелгән.
XS
SM
MD
LG