Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар театрыннан киткән артистлар Камал театрында чыгыш ясады


Кырымтатар артистлары Марлен Османов һәм Эмине Джевдетова Камал театрында
Кырымтатар артистлары Марлен Османов һәм Эмине Джевдетова Камал театрында

11 декабрь кырымтатар артистлары Казанда Камал театры сәхнәсендә концерт бирделәр. Былтыр әлеге артистлар протест йөзеннән Кырымтатар музыкаль-драма театрыннан киткән иде. 

Украинаның атказанган артисты җырчы Сеитабла Меметов, Эмине Джевдетова, Марлен Османов дөньяда танылган мюзикллардан өзекләр, классик әсәрләр башкарды. Театрга килгән тамашачылар кырымтатар җырчыларының чыгышларын алкышлап каршылады.

Чыгыш алдыннан җырчылар белән Казан консерваториясе профессоры, Русиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина мастер-класс үткәргән. Артистлар сүзләренчә, гастрольләр Татарстан ягыннан оештырылган.

Концертта Кырым Дәүләт шурасының элекке вице-спикеры Ремзи Ильясов, Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров бар иде. Алар бергә утырды.

Ремзи Ильясов һәм Әсгать Сәфәров Камал театрында
Ремзи Ильясов һәм Әсгать Сәфәров Камал театрында

Казанда чыгыш ясаучы кырымтатар артистлары былтыр Кырымтатар музыкаль-драма театрының элекке мөдире Билял Билялов вазифасыннан алынганга протест белдереп киткән иде.

Театрдан киткән артистлар Кырым сәхнәләрендә үзләре уйнаган спектакльләрне күрсетергә омтылсалар да, аларга хакимият ягыннан төрле киртәләр куелган иде. Нәтиҗәдә аларның чыгышлары Кырымда туктап тора. Шул сәбәптән актерлар Акмәчеттәге кырымтатар бистәсендә "Алтын бишек" исемле яңа бәйсез театр оештырырга җыеналар. Аларның театр бинасы төзү эшләрен алып барулары мәгълүм.

Кырымтатар театры исә бу көннәрдә Грозный шәһәрендә гастрольләрдә булып кайтты.

XS
SM
MD
LG