Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмал Хашоггины үтерүдә гаепләнгән биш кеше үлем җәзасына хөкем ителгән


Җәмал Хашогги
Җәмал Хашогги

Согуд Гарәбстаны баш прокуроры The Washington Post журналисты Җәмал Хашоггины үтерүгә катнашы булган биш кешенең үлем җәзасына хөкем ителүен белдергән.

Тагын өч кеше ирегеннән мәхрүм ителгән, аларның өчесенә бергә 24 еллык төрмә җәзасы бирелде дигән баш прокурор. Аның сүзләрен Reuters китерә. Хөкем ителгәннәрнең исемнәре әйтелми.

Сентябрьдә Согуд Гарәбстаныны варис шаһзадәсе Мөхәммәд бин Салман Хашоггины үтерүдә җаваплылыгын таныды. Ул җинаять әзерләнгәне хакында берни белмәвен, әмма үзенең хакимлеге вакытында булгач, кылынган җинаятьтә ул да җаваплы икәнен белдерде.

Журналист Җәмал Хашогги 2018 елның 2 октябрендә Согуд Гарәбстанының Истанбулдагы илчелегенә кергәч үтерелгән иде. Соңгы елларда ул АКШта яшәгән һәм Согуд Гарәбстаны җитәкчелеген тәнкыйтьләгән булган.

АКШ Сенаты әлеге җинаять өчен Согуд Гарәбстанының варис шаһзадәсе Мөхәммәт бин Сәлмәнгә җаваплылык йөкләде. Патшалык Хашогги үлеме белән бәйле булуда шикләнелгән 21 кеше тоткарлавын белдерде. 11 кешенең эшләре мәхкәмәгә тапшырылган. Согуд Гарәбстаны прокуроры аларның бишесенә үлем җәзасы сораган иде.

XS
SM
MD
LG