Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты: Хашоггины үтерүдә варис шаһзадә җаваплы


Җамал Хашогги
Җамал Хашогги

АКШ сентаторлары Җамал Хашоггины үтерүдә Согуд Гарәбстанының варис шаһзадәсе катышкан булырга мөмкин дип саный.

АКШ Сенаты журналист Җамал Хашогги үтерелүе белән бәйле резолюция кабул итте. Сенаторлар әлеге җинаять өчен Согуд Гарәбстанының варис шаһзадәсе Мөхәммәт бин Сәлмәнгә җаваплылык йөкли. Резолюция авторлары Әр-Риядне журналистны үтерүдә катнашкан һәркемне җаваплылыкка тарттырырга чакыра.

Америка матбугаты язуынча, Үзәк тикшерү идарәсе (ЦРУ) Хашоггины үтерү карары Согуд Гарәбстаны шаһзадәсенең турыдан-туры фәрманнынан башка кабул ителмәгән дигән нәтиҗәгә килгән. Элегрәк АКШ патшалыкның 17 ватандашына карата чикләүләр керттте инде. Әлеге кешеләр Хашоггины юк итү өчен төзелгән оператив төркемгә кергән дип фаразланды.

АКШ президенты Дональд Трамп ЦРУ нәтиҗәләре бәхәсле, Әр-Рияд белән тыгыз элемтәләр Вашингтон өчен икътисади яктан да, халыкара террорчылык белән көрәштә дә мөһим дип белдерде.

Элегрәк пәнҗешәмбе көнне америка сенаторлары күпчелек тавыш белән Согуд Гарәбстанына Йәмәндә сугыш алып баруга хәрби ярдәм күрсәтүне туктату турында резолюция кабул иткән иде.

Резолюция әлегә канун статусын алмады, моның өчен берничә өстәмә адым кирәк. Reuters язуынча, канун чыгаручылар тарихта беренче тапкыр чит илдәге хәрби чаралардан АКШ гаскәрләрен чыгару турындагы карарны хуплады.

Җамал Хашогги - танылган согуд журналисты. Соңгы елларда АКШта яшәгән һәм Согуд Гарәбстаны җитәкчелеген тәнкыйтьләгән. 2 октябрьдә ул Согуд Гарәбстанының Истанбулдагы илчелегенә кергәч югала. Төркия матбугат чаралары ул илчелектә үтерелгән, аның гәүдәсе кисәкләнгән, дип язды. Согуд Гарәбстаны Хашоггиның илчелек бинасында үтерелүен таныды, әмма моны сугышу нәтиҗәсендә очраклы килеп чыккан хәл дип атады. Гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә ителде.Төркия һәм Согуд Гарәбстаны бердәм тикшерү төркеме төзеде.

Патшалык Хашогги үлеме белән бәйле булуда шикләнелгән 21 кеше тоткарлавын белдерде. 11 кешенең эшләре мәхкмәгә тапшырылган. Согуд Гарәбстаны прокуроры аларның бишесенә үлем җәзасы сорый.

XS
SM
MD
LG