Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һава көчләре Сүриянең Идлиб төбәген утка тотты


Сүриядән меңләгән качак Төркия чигенә таба юл ала. Фото 2019 елның 24 декабрендә, Идлиб шәһәреннән 20 км тирәсе ераклыктагы Һазано авылы янында төшерелгән
Сүриядән меңләгән качак Төркия чигенә таба юл ала. Фото 2019 елның 24 декабрендә, Идлиб шәһәреннән 20 км тирәсе ераклыктагы Һазано авылы янында төшерелгән

16 декабрьдән башлап Идлиб төбәгендә дистәләрчә мең кешене үз йортларын ташлап чыгарга мәҗбүр булган, 80гә якын кеше һәлак булган диелә.

Русия һава көчләре Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Идлиб төбәгендә аерым нокталарны утка тоткан. AFP хәбәр иткәнчә, сигез кеше һәлак булган, шуларның бишесе – балалар.

БМО мәгълуматынча, 16 декабрьдән башлап Сүрия хөкүмәте һәм Русиянең Идлиб төбәгендә сугыш чараларын арттыруы дистәләрчә мең кешене үз йортларын ташлап чыгарга мәҗбүр иткән.

Сүриянең кеше хокукларын күзәтеп бару үзәге хәбәр иткәнчә, шул ук вакыт аралыгында 80 гә якын кеше һавадан һөҗүм һәм артиллерия атышлары нәтиҗәсендә һәлак булган.

Узган атнаның икенче яртысыннан башлап Бәшәр Әсад гаскәрләре, җиһадчылар белән көрәш нәтиҗәсендә, Идлиб төбәгенең көньягындагы дистәләрчә шәһәр һәм авылларны үз контроле астына алды. Булган мәгълүматка караганда, үлүчеләр саны берничә дистәгә җиткән.

Сүриядә кеше хокуклары бозылу очракларын барлап баручы үзәк җитәкчесе Рами Әбдел Рахман белдергәнчә, Әсәд гаскәрләре стратегик әһәмияткә ия булган Маарәт-әл-Нуман шәһәреннән дүрт километрдан да якынрак урнашкан.

XS
SM
MD
LG