Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Башкорт теле елы" чаралары тәкъдим ителде


Дөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты Башкортстанда 2020 елда узачак "Башкорт теле елы" кысаларында чаралар програмын эшләгән.

2020 елда "Башкорт теле елы" кысаларында чаралар Башкортстанда һәм башкортлар күпләп яшәгән Русия төбәкләрендә уздырылачак. Бу чараларның нидән гыйбарәт булачагы турында Корылтайның президиумы рәисе Эльвира Аитколова сөйләгән, дип хәбәр итә Башинформ. 2020 елны "Башкорт теле елы" итеп уздыруны 2019 елның декабрендә Дөнья башкорт корылтае тәкъдим иткән иде, республика җитәкчесе Радий Хәбиров моны хуплады.

"Башкорт теле елы" кысаларында һәр ай аерым бер теманы яктыртачак. Мәсәлән, гыйнвар ае "Башҡорт теле — дәүләт теле" дип атала, һәм аңа #дәүләт хештегы бирелә. Бу айда оештыру мәсьәләләре хәл ителә, районнардагы корылтайларның аккаунтлары булдырыла, башкортча язылган элмә такталарда хаталар табу һәм төзәтү, башкорт телендә баннерлар, социаль реклама эшләү юнәлешендә эш башланачак.

Июнь аенда халык иҗаты һәм фольклор темасы үзәктә булачак. Бу чаралар "Башҡорт теле — халыҡ теле" исеме астында берләшә һәм #фольклор хештегы ала. Бу айда җирле халык иҗатын өйрәнү, халык уеннары, җыр-биюләрен популярлаштыру, милли спорт төрләреннән ярышлар уздыру киңәш ителә.

Сентябрьдә "Башҡорт теле — ижат теле" шигаре астында һәм #ижад хештегы белән чаралар узачак. Тел өйрәнү өчен иҗат түгәрәкләре, мәдәният оешмаларына барулар, һәвәскәр театрлар, спектакльләр карау, башкорт телен өйрәтүче гаилә якшәмбе мәктәпләренә бару күздә тотыла.

Ноябрьдә "Башҡорт теле — моңло тел" темасына караган чаралар узачак, хэштегы - #музыка. Бу айда районнарда балалар җырларының интернет-бәйгеләре, "Җырчы авыл" бәйгесе, Композиторлар берлеге оештырган "Һәвәскәр композитор" һәм башка бәйгеләр узачак.

Авылларда һәм районнарда, шәһәрләрдә узган бу чаралар турында сөйләүче материаллар фото һәм видео белән расланырга тиеш диелә. "Башкорт теле елы" кысаларында нинди чаралар уздырырга икәне һәм аларның ничек узарга тиешлеге хакында Корылтай Башкарма комитеты районнарга ярдәмче мәгълүмат таратачак.

XS
SM
MD
LG